ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Алабугада "Яшьләр" стадионында төп яңа ел чыршысы ачылды.  Биредә бәйрәм концерты һәм мәгариф, яшьләр сәясәте һәм башка өлкәләр активистларын бүләкләү узды. Алабугалылар өчен бәйрәм сәүдәсе, уеннар һәм күңел ачулар оештырылган иде.

Профилактик визитлар уздырылган оешмалар контроль органнарының нәтиҗәлерәк һәм үтәкүренмәлерәк эшләве өчен очрашуларның сыйфатын бәяләүдә катнаша алалар. Бәяләү Дәүләт хезмәтләре порталы аша үткәрелә. 

Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде. Сәфәр кысаларында якындагы биш елга транспорт инфраструктурасын үстерү планнарын формалаштыруга багышланган киңәйтелгән киңәшмә узды.

Бу тема озын Яңа ел каникуллары һәм күп кенә россиялеләр өчен иң яраткан бәйрәм - Яңа ел бәйрәме алдыннан аеруча актуаль.

Аңа алдан әзерләнәләр, меню планлаштыралар, азык-төлек сатып алалар.
Бәйрәмне сәламәтлек өчен ничек куркынычсыз итәргә соң?

24 декабрь көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә фитнес буенча төркемле шөгыль үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

25 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының түбәнәюе көтелә:

- төнлә һәм иртән -25 кә кадәр..-32 (Казанда -25кә кадәр..-29˚),

- көнчыгыш районнарда көндез -25 кә кадәр..-27˚.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына аналитика һәм төзелеш ресурсларына бәяләр мониторингы идарәсе башлыгы Любовь Каримова җавап бирә.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узды.

Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият персонажлары каршы алды. Шәһәрнең үзәк мәйданында Яңа ел тамашасы, күңелле конкурслар, дәртле уеннар һәм урман гүзәле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау булды.

23 декабрьдә Казанның «Динамо» спорткомплексында Яңа ел бәйрәме – «Яңа елны динамоларча каршы алабыз»узды. Чыршы янындагы Динамо карнавалында, Яңа ел чараларында 600гә якын бала катнашты. Алар арасында Динамо спорт секцияләре һәм мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, Динамо спортчыларының, тренерларының һәм хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International