ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Татар-информ " сайтында 2025 елда Татарстан сәнәгатендә төп вакыйга өчен тавыш бирү башланды

ТР Рәисе Указы белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм бетерүгә керткән зур өлеше өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Дәүләт Думасы беренче укылышта көллиятләргә гадиләштерелгән керү буенча экспериментны киңәйтүне хуплады: хәзер тугызынчы сыйныф укучыларына бары тик ике имтихан тапшырырга мөмкинлек бирүче аерым тәртип 12 төбәккә таратылачак һәм 2029 елга кадәр гамәлдә булачак.

24 декабрьдә балалар сәнгать мәктәбендә күңелгә ятышлы Яңа ел чарасы — «Кышкы могҗизалар иле»бәйрәм программасы узды.

«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Яңа ел алды могҗизасы булды: учреждениене якты утлар һәм бәйрәм декорацияләре бизәде, ә бизәлештә үзәк урынны 2026 ел символы булган ат фигурасы алды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр. Мәктәп территориясе көндез генә түгел, төнлә дә матур булып тора.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Яшь педагог Колчина Ксения Олеговнаны «Безнең яңа укытучы» грантында җиңүе белән котлыйбыз!

23 декабрь Сабирҗанова Светлана Татарстан халыклары ассамблеясенең Тәтеш районындагы вәкиллеге җитәкчесе, Тәтеш шәһәренең Дуслык йорты директоры, Татарстан халыклары Дуслыгы йортында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләренә һәм төбәкнең милли-мәдәни оешмалары эшчәнлегенә багышланган семинарда катнашты. 

 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өченче буын университеты өчен «Яңа ел мозаикасы» күңел ачу-танып белү программасы үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International