Актив ирекле эшчәнлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә зур шәхси өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Бүген, 26.12.2025 елда, Минзәлә шәһәре һәм районы территориясендә планлы рәвештә хуҗасыз хайваннарны тоту үткәреләчәк. Эшләрне махсуслаштырылган оешма «СПЕЦГРУПП+» ҖЧҖ башкарачак.
Яңа ел бәйрәмнәре мөһите тудыру максатыннан Сатыш авыл җирлегендә урнашкан оешма - предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар уз территорияләрен кар – боздан ясалган сыннар, төрле төстә балкып янучы утлар һәм дә Яңа ел чыршысы белән бизәү зшләре алып баралар. Барыгызга да 2025 ел мәшәкатьләре артта калсын, ә 2026 елга аяк басканда теләнәчәк барлык хыяллар да чынга ашсын дип теләп калабыз!
“Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабында катнашу.
Кыш - әкияти ел фасылы. Яңа ел бәйрәмнәре, якыннар һәм дуслар белән очрашулар, гаҗәеп кышкы бизәкләр - барысы да аерым кәеф тудыра, балачак хатирәләрен искә төшерә һәм могҗизалар вәгъдә итә.
Карар нигезендә сәнәгать мәйданнары, транспорт инфраструктурасы һәм энергетика комплексларыннан 500 метрдан да, торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, ферамалардан, халык күп йөри торган урыннардан, торак йортлардан 30 метрдан да ким ераклыкта пиротехника куллану тыела.
Моны үтәмәгән физик затлар очен махсус көчәйтелгән режим вакытында штраф күләме — ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр, э юридик затлар очен дурт йоз мең сумнан сигез йоз мең сумга кадәр.
Махсус режимның максаты - янгыннар чыгу куркынычын киметү. Янгыннар булмау һәм кешеләрнең үлеменә юл куймау өчен сездән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә сорыйбыз.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Тормыш хакыйкате игелектә» дигән игелек сәгате үткәрелде. Балалар яхшылык һәм яманлык төшенчәләре, яхшылыкның кешеләр өчен никадәр мөһим булуы турында белделәр. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата яхшылык турында төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, матур әдәбияттан бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт мисалларын китерделәр һәм «яхшылык»сүзе белән мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук кычкырып шигырьләр укыдылар . Чара тәмамлангач, китапханәче балаларга бәхет һәм игелек теләде, игелекле гамәлләр кылуны кызганмаска кушты.
25 декабрьдә Урюм авылында "Татарстанда кыш" проекты кысаларында “Тиздән! Тиздән Яңа ел! Ёлка кунакка чакыра! дип исемләнгән яңа ел чарасы узды.