Гомуми мәйданы 4941 кв. м булган өч катлы мәктәп бинасында комплекслы эшләр башкарылган: түбә яңартылган, бүлмәләр бизәлгән, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре, лифт урнаштырылган.
Россия Банкы 1000 сумлык номинал белән модернизацияләнгән банкнотаны әйләнешкә кертә. Татарстан өчен бу аеруча күңелле яңалык - купюраның икенче ягында Игенчеләр сарае рәсеме төшерелгән!
2025 елның 25 декабрендә район Мәдәният йортында уку, иҗат, спорт һәм җәмәгать эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларны бүләкләү тантанасы узды.
27 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 км га кадәр начараячак.
«Җайга салучы элемтәдә» рубрикасында тарифларны җайга салу өлкәсендәге иң мөһим темаларны тикшерүне дәвам итәбез
Мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен Милли премиянең Күзәтчелек советы карары буенча премиягә гаризалар кабул итү озайтылды: гариза бирү формасына өстәмә төзәтмәләр кертелде, бәяләүнең яңа критерийлары өстәлде һәм кандидатлар өчен мөмкинлекләр киңәйтелде.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел кәефе хөкем сөрә. Кичә биредә «Яхшылык ялкынын эзләп» бәйрәме узды.
Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән ике сәгатькә якын дәвам иткән ачык Яңа ел алды очрашуы узды.
31 декабрь, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда почта бүлекчәләре эшләрен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак.