Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән ике сәгатькә якын дәвам иткән ачык Яңа ел алды очрашуы узды.
31 декабрь, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда почта бүлекчәләре эшләрен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак.
27 декабрьдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында таҗик мәдәнияте көне узачак.Кунакларга ТР таҗикларның милли-мәдәни автономиясе яшьләр хәрәкәте активистлары әзерләгән концерт программасын тәкъдим итәчәкләр.
25 декабрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлеге хезмәтләрен алучылар өчен күптән көтелгән Яңа ел очрашуы узды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәтнең Полевая урамында урнашкан «Полянка» яңа балалар бакчасын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
29, 30, 31 декабрьдә Казан – Йошкар-Ола – Казан маршрутында өстәмә поездлар билгеләнә.
27 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 км га кадәр начараячак. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Көчле буран вакытында ничек эш итәргә Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгызы гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан әйләнеп кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, өзек-өзек кычкырып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү йөреп, ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез.
Тәтеш районыннан 300дән артык бала Яңа ел алды тантанасында — башлыкның традицион Чыршысында катнашты. Тәтеш районы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр район Башлыгы Рәмис Сафиулловтан Яңа ел бүләкләре алдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан республиканың фәнни-мәгариф комплексы оешмалары җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү