ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2025 ел
шимбә

27 декабрь көнне Олы Шыңар “Эллуки” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме узды. Бу бәйрәмне барлык балалар да көтте. Балалар бакчасында Яңа ел иртәсе-күңел ачу, көлү һәм бәйрәм кәефе белән тулы шатлыклы вакыйга ул. Мондый чаралар балаларга иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, өлкәннәр һәм бер-берсе белән аралашырга өйрәтә, бәйрәм һәм тылсым атмосферасы тудыра. Шулай ук гаилә бәйләнешләрен ныгыталар, балаларның социаль күнекмәләрен үстерүгә булышлык итәләр һәм гомерлеккә якты истәлекләр калдыралар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Яңа ел алды ярминкәсендә тәкъдим ителгән продукция һәм товарларның ассортименты һәм бәяләре белән танышты.

Нурлат фермерлары һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Яңа ел алды ярминкәсендә үз продукцияләрен уңышлы тәкъдим итте

Якшәмбе көнне, 28 декабрьдә, Нурлатта болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 28 декабрендә көчле җил,  буран  көтелә.  

27декабрьнең 18.00 сәгатеннән 28 декабрьнең 10.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү

27 декабрьдә кичен, 28 декабрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 км га кадәр начарая һәм көчле җил секундына 15 м га кадәр җитәчәк.

28.12.2025 елга ашыгыч кисәтү

2025 елның 27 декабре 18.00 сәгатьтән 28 декабре 10.00 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International