ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Көнчыгыш календаре буенча быелгы елның символы – җете кызыл ат. Ат хезмәттә, сәламәтлектә һәм сәяхәтләрдә кешенең тугры ярдәмчесе булып тора.

31 декабрь көнне Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу авылы мәдәният йортында бал-маскарад булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре авылның актив кешеләре белән кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Яңа ел конкурслары, күңелле уеннар күп булды. Җиңүчеләрне призлар көтте. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы барлык катнашучыларга ел буена җитәрлек дәрт һәм энергия бирде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды. Яңа 2026 нчы ел котлы булсын!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2026 елда электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын төзү, үстерү һәм (яисә) модернизацияләү проектларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз!

 

Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Рамазанова Рәшидә Миннегәрәй кызы 98 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Бүген Минзәлә районының тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Гатауллин Хәсән Насретдин улы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

1 январь көнне Туктар авыл клубында 80-90 еллык Яңа ел дискотекасы булып узды.Дискотекага яшь гаиләләр һәм аларның әти-әниләре җыелды, яшьлекне искә төшереп уйнадылар, биеделәр.,ә яшь буын өчен татар дискотека җырлары белән чиратлаштык.Катнашучы 17.

Тэги: Туктар авыл клубы

Республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин Анастасия Райская теләкләре язылган чыршы шарын алды. 


31
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Оттырышсыз Яңа Ел лотереясе-авыл халкын һәм кунакларны Мәдәният йортына җәлеп итүнең менә дигән ысулы .31 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә"Яңа ел сюрпризы"лотерея билетлары уйнатылды. Лотерея шаян шигырьләр — табышмаклар белән үрелеп барды, алар көләргә, ял итәргә, бәйрәм атмосферасына көйләнергә һәм күңелле итеп Яңа ел сюрпризларын җиңәргә мөмкинлек бирде. Мондый күңел ачу бары тик балаларга да, өлкәннәргә дә ошый! Барысы да актив катнаштылар, күңел ачтылар, һәм ул һәрвакыттагыча  бик яхшы үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30 декабрь көнне Төбәк авыл клубында " Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәмдә авыл халкы һәм кунаклар катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре уеннар, конкурслар һәм үзешчән сәнгать чыгышлары белән кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләделәр. Яңа ел чарасы барлык катнашучыларга да бәйрәм кәефе бүләк итте. Шулай ук Төбәк авылының 2025 елның китап укучылары да бүләкләнде.Тамашачылар Яңа ел бәйрәмен оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International