ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2025 ел
җомга

18 декабрь көнне «Батыр» спорткомплексында 1-2 класс, 3-4 класс, 5-6 класс, 7-9 класс кызлары һәм егетләре арасында, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда районыбызның 7 мәктәбеннән 93 яшь теннисчы катнашты.  

15 декабрь көнне Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ача һәм ялкаулыкны куып җибәрә торган, халкыбызның иң матур һәм кадерле гореф-гадәтләренең берсе — чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә бу могҗизалы эчемлекне яратып, аңа зур хөрмәт белән карап яшәгән. Ашыйсы килсә дә, эчәсе килсә дә, арыган чакта да, кәеф төшкәндә дә безнең халык һәрвакыт шушы сихри эчемлеккә мөрәҗәгать иткән.

19 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап укучыларны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә “Яңа китаплар дөньясында” исемле мәгълүмат көне үткәрделәр. Укучылар игътибарына яңа китаплардан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләгән һәркем әлеге китаплар белән танышты һәм зур кызыксыну белән өйләренә укырга алды.

Халыкара чәй көненә багышланган чаралар кысаларында 18 декабрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп» дип исемләнгән җылы әңгәмә үткәрелде. Татар халкын файдалы һәм тәмле бу эчемлектән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Нинди генә бәйрәмнәр, очрашулар булмасын, алар һәрвакыт күңелле чәй табыны артында тәмамлана. Чарада катнашучыларга чәйнең тарихы, аны үстерү һәм җыю урыннары, дөрес пешерү тәртибе, саклау кагыйдәләре, үлән чәйләренең сихәтле үзлекләре турында бай мәгълүматлар тәкъдим ителде. Шулай ук чәй һәм чәй эчүгә багышланган мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар укылып, очрашуга аеруча җанлы һәм җылы рух өстәлде.

Эшебездә өлкән буын хатын-кызлары аеруча зур роль уйный, алар һәрчак җылы ярдәмнәре һәм күңел биреп эшләүләре белән безгә таяныч булып торалар. 17 декабрь көнне алар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә маскировка челтәрләре ясау өчен кирәкле материаллар әзерләделәр.

Хезмәт бар, ә хезмәт күрсәтү шартнамәсе юк. Йөз мең йортка нинди нигездә су китерелә һәм түләү исәпләнәме? Бу сорауны Татарстан инспекциясе хезмәт күрсәтүчеләргә һәм идарәче оешмаларга бирде. 1196 күп фатирлы йорт һәм 461 507 шәхси йорт электрон паспортларына салкын су белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтү буенча килешүләр кертелмәгән.

Бөгелмә шәһәрендә артка таба тартылуның чираттагы очрагы. Бу юлы беркем дә зыян күрмәгән. Якупов урамындагы 58 нче йорттан ашыгыч чакыру алынды.

2025 елның 20 декабренә ашыгыч кисәтү

ГИМС инспекторлары татарстанлыларны әлегә бозга чыгу куркынычсыз түгел, республиканың су объектларында боз барлыкка килү процессы әле башлана гына, дип кисәтә

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә моңарчы реконструкция үткәрелгән ике музейда булды. Беренчесе – композитор Салих Сәйдәш музее, икенчесе - шагыйрь Евгений Боратынский музее.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International