ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2025 ел
җомга

Аязучан болытлы һава.  Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез.

Россия почтасы искә төшергәнчә, Яңа ел алдыннан Татарстанда яшәүчеләр илнең төп тылсымчысы — Кыш Бабайга 162390, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, «Кыш Бабай йорты» адресы буенча гына түгел, ә башка әкият персонажларына да хатлар яза ала. Почта хезмәткәрләре кышкы геройларның төгәл адреслары белән уртаклаштылар.

Казан дәүләт аграр университетының “Казан ветеринария медицинасы академиясе” институтында Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен булган укулар тәмамланды. Укулар өч көн дәвамында барды, алар барышында идарә башлыклары агросәнәгать комплексында ясалма интеллект технологияләрен, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм ашлыкны тирәнтен эшкәртү перспективаларын, үсемлекчелектә инновацион алымнарны, терлекчелектә цифрлы чишелешләрне, шулай ук федераль дәүләт мәгълүмат системаларындагы эшне өйрәнделәр.

Горький инфраструктура дирекциясе чикләрендәге тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эшләр үткәрү буенча күрелгән чараларга карамастан, әлеге хәл яхшырмый.

Бүген Әлмәттә "Онколог көне. Тормыш сагында: Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең казанышлары һәм перспективалары» мультидисциплинар фәнни-гамәли конференция уза.

Әгәр дә сез оешмагызны кыскарту яки бетерү ситуациясендә калсагыз, Яшел Үзән районы кадрлар үзәге Сезгә индивидуаль һөнәри ярдәм күрсәтергә әзер:

Бүген Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы булды, анда административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 маддәсенең 1 өлеше буенча Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесеннән Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен кергән Административ хокук бозу турындагы эшләрнең 2 материалы каралды.

Ел башыннан бирле Әлмәт районында 200дән артык янгын теркәлгән. Ут белән саксыз эш итү аларның төп сәбәбе булып кала.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә халык өчен төрле чаралар оештыра.

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International