ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан «Россия дәүләт хезмәте стажёры» проектына гаризалар 2026 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә 2026 елда БРИКС дәүләтләре һәм башка дустанә чит дәүләтләрнең мәктәп укучылары өчен география буенча олимпиада уздыру, шулай ук география буенча мәктәп дәреслекләренең бердәм дәүләт линейкасын булдыруны карарга кушты.


15
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ФСБсы салым түләүчеләрне вебинарда катнашырга чакыра

Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр алып барылды

Чистай районының 2028 елга кадәр үсеш бюджеты һәм стратегиясе расланды

Күргәзмәдә Ватан геройларының батырлык тарихы, Россиянең бөек каһарманнары, шулай ук төрле сугышларның тарихи вакыйгалары турында бай мәгълүмат бирүче китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китаплар укучыларга илебезнең героик үткәненә тарихи сәяхәт ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан язмышында мөһим роль уйнаган данлы җиңүләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Күргәзмә йөрәкләрдә патриотик хисләр уята, яшь буынны Ватанга мәхәббәт һәм горурлык белән тәрбияләүгә хезмәт итә.

Россиядә Ватан Геройлары көне ел саен 9 декабрьдә зур хөрмәт һәм горурлык белән билгеләп үтелә. Бу бәйрәм — иң мактаулы дәүләт бүләкләренә — Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, шулай ук Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерлары исеменә лаек булган батырларның бөек хезмәтләренә дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары ихтирам күрсәтү көне.

Бу — Россиянең төрле чорларында һәм буыннарында яшәгән лаеклы, батыр кешеләргә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү көне. Бу көнне без Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын зур горурлык белән искә алабыз, сугыш кырларында һәм тыныч вакытта батырлык үрнәкләре күрсәткән барлык геройларыбызны хөрмәтлибез. Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Батырлык мәңге яшәр» дип исемләнгән күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Чарада бәйрәмнең тарихы, Ватанның беренче геройлары, шулай ук якташларыбыз — Кәримова Г. Г., Ксенофонтов А. К., Закиров З. З., Мотыйгуллин Г. М. — горурлык белән искә алынды. Аеруча күңелләргә якын һәм йөрәкләрдә мәңгелеккә уелып калган авылдашыбыз Шингарев Р. Ф. махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган герой буларак зур хөрмәткә лаек булды. Бу чара безгә батырлыкның, тугрылыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең мәңгелек кыйммәтләр икәнлеген искә төшерде һәм киләчәк буыннарга үрнәк булып калырлык рухны яңартты.

Кызганычка каршы, тормыш шулай корылган ки, җәмгыятьнең сәламәт әгъзалары белән беррәттән, һәр илдә балачактан инвалид булган кешеләр дә бар. Ярдәм кулы сузу — безнең җәмгыятьнең иң әһәмиятле бурычларыннан берсе. Инвалидлар декадасы кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, аларның авылдашлары - кадерле Наталия әби Чернова янында булдылар. Аңа бәйрәм уңаеннан әзерләнгән күңел җылысы белән тулы күчтәнәч тапшырылды. Китапханәче яңа килгән газета һәм журналлар белән таныштырды, алар күңелгә ямь өстәде һәм күңелләрне күтәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International