17 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Нинди гүзәл бу әкиятләр..." Чара балаларның белемнәрен киңәйтү, укуга танып белү кызыксынуын тәрбияләү максатында үткәрелде. Әкияти уен – викторина вакытында балалар әкиятләрне никадәр яхшы белүләрен, яратуларын күрсәттеләр, популяр әкиятләрнең эчтәлеген, әкият өйрәткән барлык яхшылыкларны искә төшерделәр. Балалар яңа, якты һәм мавыктыргыч китаплар белән шатланып таныштылар.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга ремонт-профилактика эшләре графигы нигезендә 2026 елның 18 мартында Кадыш торак пунктындагы филиал объектында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр РТРС-1 һәм РТРС-2 цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын тапшыруны туктатып планлы эшләр башкарылачак.
2026 елда Татарстан Республикасында «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыруга 17,6 млрд сумнан артык акча каралган, шуның 2,6 млрд сумы федераль бюджеттан, ә 15 млрд сумы республика бюджетыннан киләчәк.
Образование
19 февральдә ТР Иҗтимагый палатасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 елга куелган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алышу узачак.
“АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге” («ЦОК АПК») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясенә гомуми күләме 3,9 млн данә булган партияләрдән 7 лалә чәчәге үрнәкләре китерелгән иде.
Сәяхәткә җыенасызмы? Роспотребнадзор алдан әзерләнергә киңәш итә: үзегез бара торган илдә эпидемиологик хәлне тикшерегез һәм кирәк булганда кирәкле прививкалар ясагыз.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына әйләнә-тирә мохитне пычрату факты буенча Лениногорск районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгать итүчеләр агынты суларның рельефка агызылуы турында хәбәр иттеләр.