Лениногорскида чаңгы трамплиннары комплексы территориясендә «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында «Россия чаңгы юлы — 2026»Бөтенроссия ярышлары узды.
Чаллы Татарстан икътисадына зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча Чаллы шәһәр Советы утырышында белдерде. Чара «Мастеровые» рус драма театры мәйданчыгында узды.
Татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар шәһәр китапханәсендә узган чарада катнаштылар. Укучылар авторның биографиясе белән таныштылар, шагыйрьнең иҗатына чумдылар, мәхәббәт, бурыч һәм тугрылык турында үткен шигырьләр тыңладылар.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүгенге аппарат киңәшмәсендә искә төшергәнчә, 2026 ел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.
Бу атнада кышны әйлән-бәйлән, коймак, спорт стартлары һәм команда рухы белән озатабыз.
"Россия чаңгы юллары-2026" акциясе кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә чаңгы ярышы булды. Ярышта Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты. Призлы урыннар алучыларга җирлек башлыгы исеменнән грамоталар тапшырылды.
Узган ялларда «Дубравушка» балаларны савыктыру лагере территориясендә «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Бу чара «Россия спорты» милли проектының бер өлешенә әверелде һәм бөтен районнан бик күп катнашучыларны җыйды.
2026 елның 1 мартына кадәр су белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынучы оешмаларга 2027 елга су югалту нормативларын билгеләү өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына документлар җибәрергә кирәк
Ш.А.Сөнгатов җитәкчелегендәге Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2026" спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә чаңгычылар үзләренең яшь категорияләрендә 6 призлы урынга лаек булдылар: Шәмсун Акберович Сунгатов – 3 урын, Гөлнара Заһидуллина-2 урын, Алинә Миннегулова – 3 урын, Илфар Габдрахманов – 1 урын, Минзада Газизуллина – 3 урын, Таһир Хаертдинов – 3 урын. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа спорт җиңүләрен телибез.