ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2026 ел
якшәмбе

Бүген, 2026 елның 15 февралендә, татар халкының күренекле улы, Советлар Союзы Герое, исеме татар әдәбияты һәм хәрби эш тарихына алтын хәрефләр белән язылган Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Аның шундый фаҗигале рәвештә өзелгән тормышы батырлык, какшамас ихтыяр һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәтнең якты үрнәгенә әверелде. Бөек Ватан сугышы бөтен совет халкы өчен авыр сынау була, һәм Муса Җәлил, чын патриот буларак, читтә кала алмый. Сугышларның берсендә ул каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. Муса Җәлил фашист төрмәләрендә, Моабит концлагерендә үзенең иң атаклы әсәрләрен – «Моабит дәфтәрләре»шигырьләр циклын иҗат итә. Гаҗәеп рух көче һәм ныклыгы шагыйрьгә, кешелексез шартларга карамастан, иҗат итүен дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Аның кәгазь кисәкләренә язылган шигырьләре яшертен генә иптәшләренә тапшырыла, алар өчен илһам һәм Өмет чыганагы була. Бу юлларда – югалту болнүе, каршылык күрсәтү батырлыгы, җиңүгә ышаныч һәм туган җиргә булган тирән мәхәббәт. Муса Җәлил 1944 елда җәзалап үтерелә, әмма аның шигъри мирасы, яңа буыннарны рухландырып, яшәвен дәвам итә.

Традиция буенча якшәмбе көнне атнага йомгак ясыйбыз

Бүген татар халкының бөек улы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, күренекле якташыбыз, Сарман районының Мактаулы гражданины, татар халкының рухи чагылышына әверелгән Илһам ага тууына 91 ел. Ул татар җыр сәнгатенең тулы бер чорын гәүдәләндергән, гасырлар буена туган бөек халык җырчысы иде. Илһам агайның халыкның рухи идеалларын күңеленнән кабул итеп, үз йөрәге аша үткәргән җырлары халык күңеле өчен элексир булды. Шуңа күрә халык аны хөрмәт иткән һәм яраткан. Илһам ага җырларында үскән буын-бәхетле буын. Бөек артистның музыкаль иҗатының Сарман төбәгеннән башлануы бездә аеруча горурлык уята.

Ютазы авылында янә янгын теркәлгән. Бу юлы, 14 февральдә, 16 сәгать 29 минутта сарайда янгын чыккан.


 

Өченче мәктәп каршындагы күпфатирлы йорт ишегалдында, Ворошилов, тимер юл һәм Май урамнары буйлап район үзәк хастаханәсе янында, ремонтланган Рябинушка балалар бакчасы янында һәм яңа христиан зираты янында керү юллары һәм автостоянкалар төзелгән. Радмир сәүдә үзәге артындагы тимер юл урамында элек төзелгән стоянкага асфальт җәелгән.

Кама Тамагы халкы «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Россия чаңгы юллары»нда катнашты

Кукмара сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Низамова Ләйлә Нурмөхәммәт кызы конкурсның эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм мактаулы 1 урынны яулады.

Физкультура һәм ОБЖ укытучысы А.А. Гыйләҗев җитәкчелегендә Яшь армиячеләр Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышланган һәйкәл һәм стела территориясен кардан чистарттылар.

#МЫРОССИЯ Бөтенроссия акциясенең бер өлеше булыгыз!

Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре фронтка озату өчен азык-төлек җыюда актив катнаштылар. Алар сугышчыларга өй җылысы һәм ярдәм кисәген бүләк итәргә омтылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International