Тыл хезмәтчәне Анастасия Дмитриевна Александрова үзенең 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу юбилей — тормышның икенче гасыры башы — котлауларга район башлыгы Илдус Зарипов та кушылды. Ул Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау адресларын тапшырды.
2026 елның 9 февраленнән экспертизаның уңай бәяләмәләрен «Бәяләмәләрнең бердәм дәүләт реестры» дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС ЕГРЗ) йөкләгәндә бәяләмәдә күрсәтелгән проект документациясе комплекты составының тулылыгы автомат рәвештә тикшереләчәк.
Бүген Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия фәне көнендә «Фәнни алгарыш" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантансы узды. Бу чара Татарстан Республикасы максатчан капитал фонды (Эндаумент-фонд) ярдәмендә беренче мәртәбә гамәлгә ашырылган төбәкнең фәнни экосистемасын үстерүдә әһәмиятле. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева һәм башкалар катнашты.
65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә.
12.02.2026 елга ашыгыч кисәтү
Түбән Камада онкология ярдәмен үстерүгә старт бирелде.
Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан башкарма документация өчен яңа XML-схемалар, шулай ук смета документациясенә аңлатма язуы схемасы бастырылды:
12.02.2026 елга ашыгыч кисәтү
Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале районыбызда ел дәвамында узды. Гала-концерт алдыннан фойеда Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция темасын чагылдырган күргәзмә эшләде. Концерттан соң фестивальдә җиңү яулаган һәм актив катнашкан хезмәт коллективлары җитәкчеләрен Саба мунициапль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, бәйгегә иҗади якын килгәннәре, эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. Бу иҗат фестивалендә Курсабаш авыл җирлеге үзэшчәнләре лаеклы III урынны яулады. Котлыйбыз!!!