Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 декабреннән 30 декабренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).
9 декабрь көнне Югары Шытсы мәдәният йорты хезмәткәрләре - филиал җитәкчесе Шәрифуллина Гөлнар һәм сәнгать җитәкчесе Шәрифуллин Илшат, Пушкин картасы буенча чара үткәрделәр. Укучылар милли курайда уйнарга өйрәнделәр. Чара аларга бик ошады.
Музей - һәркем вакытны файдалы һәм рәхәтләнеп үткәрә ала торган менә дигән урын, мәктәп укучыларымы яки балалы яшь гаиләләрме.
Казанда Ярослав Гашек урамында урнашкан 302 нче ике телле балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында башкарылды.
19 декабрьдә Түбән Карамалы бистәсендә төп чыршы ачыла
Яшел Үзәннең 14 нче лицее укучылары кышкы әкияткә чумдылар инде! Кыш бабай, Кар Кызы һәм Кыш кызы балалар өчен күңелле уеннар һәм биюләр оештырганнар, ә балалар кулдан ясалган уенчыклар әзерләгәннәр.
16 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында ШЛПУМГның 50 еллыгына багышланган «Полвека на высоте» юбилей кичәсе булып узды. Чара оешма хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән сәхнәдән башланды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Р.Р.Усманов кичәнең мактаулы кунаклары булдылар, алар котлауларга кушылдылар. Юбилейга ветераннар, ШЛПУМГ хезмәткәрләре, шулай ук башка дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде. Чара барышында коллективка чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм җылы котлаулар яңгырады. Истәлекле дата уңаеннан иң яхшы хезмәткәрләргә грамота һәм дипломнар тапшырылды. Тантана бай концерт программасы белән үрелеп барды, атмосферага бәйрәмлелек өстәде. Кичә ШЛПУМГның озак еллар дәвамында уңышлы эшләвен һәм район алдындагы казанышларын раслады.
9 декабрьдә Алабуга районы буенча «ЦПК Татнефть» белән берлектә нефть һәм газ чыгару тармагындагы һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү чарасы уздырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы призына йөзү буенча ярышлар
Балалар өчен яңа ел кондитер җыелмаларын, балалар уеннарын һәм уенчыкларын сату вакытында Таможня берлегенең техник регламентлары, Россиянең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнары таләпләре үтәлергә тиеш.