2026 елның 26 мартында Шәдке балалар бакчасы базасында «Эко-киләчәк: яшел һөнәрләр» район конкурсы булып узды, ул экология һәм табигатькә сакчыл караш белән мавыгучылар өчен мөһим вакыйгага әверелде. Әлеге бәйгедә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләребез катнашты.
Гемодиализ бүлеге пациентыннан Сабир Мәхмүт улы Әхмәтҗановтан рәхмәт. Хәрби пенсионер, отставкадагы майор
Без бер-беребезнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәндә, аңлашылмаучанлык чикләре юкка чыга. Без бер гаиләгә әйләнәбез, анда шатлык арта, авырлыклар исә барыбызга да уртак. Илләр бердәмлегендә — безнең гомуми көчебез, гомуми киләчәгебез. Тынычлыкны, тотрыклылыкны һәм иминлекне киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен безгә бары тик бергә, җилкә-җилкәгә булырга кирәк. Халыкларыбыз арасындагы дуслык көннән-көн ныгый торсын, чөнки без бердәм булганда — без җиңелмәбез. Шуларны аңлату максатыннан 26 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән тематик кичә үткәрделәр. Бу чара «Халыклар дуслыгында-илнең бердәмлеге!» - дип аталды.
26 мартта Казанның Совет районындагы 126 нчы гимназиядә ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиясе инициативасы белән оештырылган «Хәтер шәме» акциясе кысаларында беренче мәгърифәтчелек очрашуы булды.
Гаиләдә биш искиткеч бала үсә.
“ЖЭУ-11” идарәче компаниясе гаиләне ис газы белән агулауда гаепле дип табылган. 13 гыйнварга каршы төндә Луговая урамындагы 9 нчы йорттан өч олы һәм сабый баланы хастаханәгә салалар.
"Җәлил гимназиясе"ндә Чернобыль АЭСындагы авариянең 40 еллыгына багышланган класс сәгатьләре узды. Укучылар фаҗиганең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, шулай ук ликвидаторларның каһарманлыгы турында белделәр.
«Герой янәшәдә» – «Герои рядом» әдәби конкурсының рәсми логотибы барлыкка килде.
Идеаль дөньяда идарәче компания хезмәткәрләре - бу өйдәге проблемалар турында беренче белүчеләр. Аларның бурычы - подвалдан түбәгә кадәр даими рәвештә биналарны карап чыгу, потенциаль куркынычларны ачыклау һәм аларны оператив рәвештә бетерү. Торбадагы ярыкны күрдегезме?