Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 28 мартында республиика территориясендә томан көтелә.
Томан вакытында:
Югары Симет урта мәктәбе укучылары «Дулкын» радиосында чыгучы “Мәктәпләр тормышыннан” тапшыруында чыгыш ясадылар. Тапшыру барышында укучылар мәктәп тормышы, яңалыклары, уңышлары белән таныштырдылар. Турыдан-туры эфирда радиотынлаучыларыбыз өчен нәфис сүз һәм.дәртле җырлар яңгырады.
Инфраструктура
27 март көнне Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына багышланган «Китап – безнең иң яхшы дустыбыз» әдәби сәяхәте булып узды. Чараны Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Үзәк балалар китапханәсе белән бергә оештырды.
«Госуслуги Дом" - күпфатирлы йортларда торак милекчеләре өчен мобиль кушымта. Ул Төзелеш министрлыгы һәм Россия цифрлар министрлыгы катнашында эшләнгән һәм ТКХ дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сервисы булып тора.
28.03.2026 га ашыгыч кисәтү
28 мартка һава торышы.
Почта хезмәткәрләре Татарстаннан яшь рәссамнарны Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакыра. Иң яхшы иҗади эшне почта маркалы нәфис открыткасында урнаштыралар. Конкурсны апостол Андрей Первозванный Фонды һәм «Марка» АҖ — Россия Почтасының бүлендек компаниясе оештырды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба гимназиясе укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия узды. Укучылар музейнең төп залларын карадылар һәм анда Саба төбәгенең бай тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган уникаль экспонатлар белән таныштылар. Экскурсовод мөһим тарихи вакыйгалар, җирле халыкның гадәтләре һәм күренекле якташлары турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар борынгы көнкүреш әйберләрен, үткән еллар фотографияләрен һәм архив документларын кызыксынып карадылар.