«Гаилә кайда булса, шунда» конкурсында җиңгән «Аңлап тәрбияләү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләләр өчен дәресләр дәвам итә. Шушы көннәрдә Олы Шәмәк урта мәктәбендә «Ныклы гаилә» клубының күчмә дәресе үткәрелде.
Беренче сыйныфка кабул итү - 2026: Республика Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар өчен белешмә әзерләде.
2026 елның 24 мартында Тәтеш районы мәгариф үзәгендә «Экологика» муниципаль экология уены узды. Интеллектуаль ярышта Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларыннан 5-6 сыйныф укучылары командалары катнашты.
2026 елның 27 мартыннан 3 апреленә кадәр “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урманнар көне ― Берләшкән Милләтләр оешмасының урманнарны саклау темасына багышланган еллык бәйрәме билгеләп үтелде. Урманнарны саклауга төрле ысуллар белән ярдәм итәргә була. Мәсәлән, агачларны үзең утыртырга яки экологик программаларга иганә итәргә.
Чүпрәледә ГТО фестивален ачу тантанасында алтын отличие билгеләре тапшырылды
2026 елның 19 мартында районның яңа чаңгы базасы территориясендә 2025-2026 уку елында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы укучылары Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде.
Ярышлар төрле яшь категорияләрендә узды, бу һәр катнашучыга үз көчен һәм спорт рухын күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне - туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Җырларда җырланган Сарман данын данлауда, Илһам Шакиров, Зөһрәләр салган якты, моңлы сукмактан атлаучылар санын тагын да арттырырсыз, дип ышанам.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, зур иҗади җиңүләр, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда һәм иҗатта уңышлар телим.
Кукмара районының «Сосенка» сәламәтләндерү-ял итү учреждениесендә ашханә бинасына капиталь ремонт ясала. Объектның әзерлеге 88% тәшкил итә.