ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2026 ел
сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районында 16 марттан 23 мартка кадәр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү чараларының муниципаль планы кысаларында мәгариф учреждениеләре арасында «сикерүче көне» узды.

Шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат районы мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган «Иҗади йөрәкләр яктылыгы» дип исемләнгән тантаналы чара узды

22 март көнне Казанның 41нче мәктәбендә тиз шахмат буенча «Шахмат принцессасы 2026»ачык республика турниры булып узды. Масштаблы интеллектуаль ярышка Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Марий Эл Республикасыннан 71 яшь шахматчы кыз җыелды.

2026 елның 16 мартыннан 21 мартына кадәр Уфа шәһәрендә, БР үс ДАУ спорт-демонстрация комплексы базасында 14 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар, 16-18 яшьлек юниорлар һәм яшүсмерләр арасында йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Агерҗе муниципаль районының Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының язгы фестивале узды. Чарада төрле сыйныф укучылары катнашты, алар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын сынап карарга булдылар.

Бүген Казанда Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII бөтенроссия съездының беренче эш көне узды. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары — Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнаштылар.

Агымдагы елның 24 нче мартында Саба муниципаль районы «Симет» җәмгыятендә техникага еллык техник карау уздырылды.  Техник тикшерүгә 25 берәмлек тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән техника тәкъдим ителде.

«Симет» ҖЧҖ ел саен уздырылырга тиешле техник карау узды

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге җитәкчесе 2026 елгы язгы ташу чорында су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында сөйләде.

Театр сәнгате эшлеклеләре белән очрашуны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде. СФ спикеры мондый чараның беренче тапкыр узуын ассызыклады һәм катнашучыларны якынлашып килүче Мәдәният хезмәткәре көне һәм Халыкара театр көне белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International