Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 22 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы казнасын тәшкил итүче мөлкәтне сату турында хәбәр итә
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт учреждениеләренең вәкаләтләрен киңәйтә торган законга кул куйды – хәзер аларга өлгергән һәм картайган урман утыртмалары әзерләү хокукы бирелде.
Ел саен никахлашу сарае диварларында иң дулкынландыргыч тарихлар — зур һәм кечкенә, әмма һәрвакыт уникаль тарихлар ачыла. 2025 ел да искәрмә булмады.
Югары Ослан районында Яңа ел алды ведомствоара рейд узды. Профилактика субъектлары вәкилләре ведомствоара исәптә торучы балалы гаиләләрдә булдылар.
Чаллыдагы «Родина-Мать» мемориаль комплексы рәсми рәвештә мәдәни мирас объектлары реестрына керде. Казан скульпторы Илдар Ханов ясаган әлеге уникаль һәйкәл 1975 елның 9 маенда, сугыш беткәннән соң нәкъ 30 ел узгач ачылган, ул Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу символы булып тора.
Мамадышта 26-27 декабрьдә «Кыш бабай кубогы»на балалар хоккей турниры узды. Төп трофей өчен Татарстан шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсеннән 2012 елгы яшь спортчыларның биш командасы көрәште.
Визит Яңа елны хастаханәдә каршылаучылар өчен чын бүләк булды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кышкы бәйрәм чарасы узды, ул социаль хезмәт алучыларга күп кенә шатлыклы хисләр һәм тәэсирләр бүләк итте.