ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Визит Яңа елны хастаханәдә каршылаучылар өчен чын бүләк булды.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кышкы бәйрәм чарасы узды, ул социаль хезмәт алучыларга күп кенә шатлыклы хисләр һәм тәэсирләр бүләк итте.

Балалар Яңа ел төнендә дә эшләүчеләргә бәйрәм бүләк итү өчен «Россия балалар Кыш бабае» масштаблы акциясенә кушылдылар.

Лесхоз "Ләйсән" балалар бакчасында күнелле хәм мавыктыргыч Яңа ел күнел ачу бәйрәме оештырылды. Балалар бу могҗизалы, сюрпризлы бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алдылар.Балалар бәйрәмгә килгән яраткан геройларны шатланып каршы алдылар. Мавыктыргыч маҗаралы уеннарда шатланып көлеп катнаштылар. Күңелле уеннар, дәртле биюләр, яңа ел җырлары кабатланмас искиткеч чын могҗиза булды. Балалар бәйрәмнән күңел күтәренкелеге, һәм Кыш бабайдан тәмле күчтәнәчләр алдылар. Яңа ел бары тик бәхет, шатлык, тынычлык алып киләсен! Барлык хыяллар чынга ашсын!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Батырлык мирасы: Геройларның Хәтер дивары батырлык тарихын саклауны дәвам итә

2025 нче елның 29 нчы декабрендә Советның кече залында Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең коллектив килешүләренә кул кую тантанасы булды.

Саба районы, Татарстан Республикасында беренче авыл агломерациясен төзү өчен сынау мәйданчыгы статусын алып, үсешенең яңа этабына аяк басты. Аның үзәгенә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы әверелә, ул хәзер тирә-яктагы 66 торак пункт белән тыгыз бәйләнештә бердәм социаль-икътисадый пространство формалаштыра. Әлеге тарихи берләшмәнең нигезе булып заманча һәм ышанычлы транспорт инфраструктурасы — каркас хезмәт итә, ул картадагы нокталарны тоташтырып кына калмый, ә инвестицияләр үсеше, тормыш сыйфатын яхшырту һәм бөтен территорияне комплекслы үстерү өчен шартлар тудыра.

Тэги: окс ОКС

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Балаларга иң яхшысы» подпроекты кысаларында Нармонка мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды.

Спас районының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый советы хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяли

30 декабрьдә, 20:00 дән 23:00 гә кадәр-Яңа ел бәйрәм күңел ачулары.
Программада: «Музыкаль серпантин» бәйрәм концерты, «Как красный Конь спас Новый год» театральләштерелгән тамашасы, шулай ук Комсомол мәйданында дискотека.

31 декабрь, 20:00 дән 22:00 гә кадәр-бәйрәм Яңа ел дискотекасы (Комсомол мәйданы).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International