Бүген 95 яшьлек юбилеен Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Исаева Галина Никифоровна билгеләп үтә.
1 гыйнварда Байраш авыл мәдәният йортында "Яна елны бергәләп каршы алабыз" дип исемләнгән күңел ачу программасы узды.
Бакырчы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау кысаларында «Бер чиртү гомерне саклап кала» дигән мәгълүмати акция үткәрделәр.
Көнне Башчы авыл клубында халык өчен яңа ел ялын оештыру кысаларында «Яңа ел бусагасында»,дигән концерт программасы.
Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Могҗизаларга ышанырга вакыт» театральләштерелгән программасы үтте.
2 сентябрь көнне Олыяз авыл китапханәсендә танылган татар язучысы һәм публицисты Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган "Татар әдәбияты ханы" исемле чара узды. Китапханәче укучыларны язучының гаиләсе һәм балачагы белән таныштырды, аның тормышы һәм Мәскәүдәге, Казандагы эшләре, Габдулла Тукай белән дуслыгы турында сөйләде. Әмма, күп кенә бөек кешеләр кебек, Әмирхан да озак яшәмәгән. 40 яшендә ул вафат була. Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан 21 яшендә паралич суккан, әмма физик хәле аның ихтыяр көчен сындырмаган, бары тик күңелен һәм холкын чыныктырган. Чарага әзерләнгән китап-иллюстратив күргәзмә балалар арасында уңыш казанды. Чара азагында балалар үзләренең укылган әсәрләреннән өзекләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Барлык балалар да укудан һәм аралашудан зур ләззәт алдылар! Ахырда балалар шатланып рәсем ясарга, уйнарга, журналлар, китаплар карарга калдылар.
Укучыларның кышкы каникул чорында аларның вакытларын файдалы уздыру максатыннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре төрле чаралар уздыралар.2 январь көнне “Яшел чыршы чакыра” дигән исем асында бәйрәм чарасы уздырылды.Чара китапханәдә башланып китте.Биредә укучылар кыш фасылына кышкы табигатькә багышланган табышмакларга җавап эзләделәр. Әкият, мультфильм геройларын таныдылар, сорауларга җаваплар бирделәр.Чараның икенче өлешендә алар төрле уеннарда катнаштылар.Чара балалар дискотекасы белән дәвам итте.
Кыш - елның тылсымлы вакыты, мавыктыргыч уеннар һәм саф һавада күңел ачулар өчен менә дигән сезон. Кышкы күңел ачулар балаларга гадәттән тыш шатлык кына китереп калмый, аларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә файда китерә. 2 гыйнварда Иштуган авылы мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре “Күңелләргә салкын комачауламый” дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп уеннарда уйнадылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр. Чара дусларча җылы атмосферада узды.
Татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан, 2 нче гыйнвар көнне Югары Шытсы авыл китапханәсендә "Такташ - мәхәббәт җырчысы"исемле шигърият сәгате үткәрелде. Чара барышында "Мокамай", "Алсу", "Ак чәчәкләр" шигырьләре һәм поэмалары яңгырады. Балалар шулай ук Фуат Галимуллинның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасыннан аудиоязма тыңладылар. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе, юбилярның күпкырлы мирасын чагылдырып, чарага искиткеч өстәмә ярдәмлек булды. Әлеге шигъри сәгать азагында китапханәче катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Һади Такташның рухи матурлыкка, мәхәббәткә һәм Ватанга тугрылыкка дан җырлаган поэзиясе бүген дә, дистә еллар элек булган кебек, ихлас һәм илһамлы яңгырый.
2 гыйнвар көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район китапханәсе үзәк чыршы янында “Сихри Яңа ел” бәйрәме үткәрде. Сәхнәдә “Иң күп китап укучы – 2025”тәбрикләнеп, Кыш бабай белән Кар кызы аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнең икенче өлешендә “Саба тәрәзәләре”, “Ак барс Банк”, “Россельхозбанк”, “Сбербанк” оешма җитәкчеләре килгән кунакларны бәйрәм белән котлап теләкләрен җиткерделәр. Чыршы янында төрле уен мәйданчыклары оештырылып, күңелле стартлар үткәрелде. Катнашучыларга матур, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар саны 210 кеше.