3 гыйнварда Евлаштау авыл мәдәният йортында бәйрәмчә җанланды! Авылның кечкенә дусларын «Яңа ел шаукыны» дип исемләнгән күңелле чара каршы алды. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән бергә, балалар өчен сюрпризларга һәм шатлыкка тулы онытылмаслык программа әзерләде.
Яңа ел каникулларында планлаштырылган барлык чараларның да тиешле дәрәҗәдә һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итеп уздырылуы мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Кадерле дуслар, хөрмәтле коллегалар!
Саба район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Шәмәрдән участок хастаханәсе белән берлектә Байлар Сабасы бистәсендәге Үзәк чыршы янында ачык һавада матур бәйрәм чарасы үткәрделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика төзелеш, капиталь ремонт һәм төзекләндерү программалары буенча агымдагы елга планнар турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
31 декабрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә "Тылсымлы туфрак туфрагы Яңа ел" исемле яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
Бәйрәмдә авыл халкы,күрше авыл кешеләре,кунаклар һәм "Хәзинә"хореография коллективы катнашты. Мәдәният йортында барысын да матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы,фотозона,утлар төсендә балкып торган сәхнә көтә иде. Кунаклар өчен кызыклы һәм хәрәкәтчән уеннар оештырылды. Яңа ел бәйрәмендә бәйрәм һәм күңел ачу рухы хөкем сөрде. Ә Кыш бабай белән Кар кызы шатлыкка килгәч, бик күп яңа ел бәйгеләре, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне призлар көтте.Бәйрәмдә Кыш бабай балалары СВО зонасында булган аналарга бүләкләр тапшырды. Күңелле музыка, бәйрәм кәефе,котлаулар
Кыш бабай һәм Кар Кызы барлык катнашучыларга ел буена көч һәм энергия бирделәр. Чараны үткәрүдә ярдәм иткәне өчен мәдәният бүлеге җитәкчесенә зур рәхмәтебезне белдерәбез Рөстәм Фидаил улына, "Нырты" АХП ҖЧҖ җитәкчесе Ильяс Илдус улына, авылдашлары Фаил Камил улына,Наил Хәмит улына,Ирек Наил улына.
Бүген Саба аграр көллияте һәм Саба урта мәктәбенә укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы булган, шулай ук бүгенге көндә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы мәктәп укучылары ел саен үткәрелә торган район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды. Чарада районыбыз мәктәпләрендә һәм аграр көллияттә белем алучы укучылар катнашты. Саба урта мәктәбендә бәйрәмгә килүчеләрне һәр почмакта аниматорлар уен-көлке, җыр-бию белән каршы алды, алты юнәлештә мастер-класслар үтте. Саба аграр көллиятендә югары сыйныф укучылары өчен кызыклы тамаша узды. Һәр катнашучыга шәхси эшмәкәр Гөлия Каримова кибетеннән мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификат, тәм-томнар, уеннарда катнашучыларга аерым истәлекле бүләкләр таратылды.
Чара кысаларында 2025нче елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелгән “Минем шәҗәрәм” дигән генеологик тикшеренүләрнең республика бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бәйгедә өч яшь төркеме буенча 25 мәктәп укучысы катнашты һәм җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булды. Район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов котлавыннан соң, сәхнәдә Яңа ел тамашасы башланып китте. Кыскасы, укучылар бәйрәмнән яңа көч, дәрт һәм бәйрәмчә хис-кичерешләр белән таралыштылар.