ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

26 декабрьдә Теләченең үзәк чыршысы янында "По щучьему велению, по Новогоднему хотению!», дип аталган Теләче муниципаль район башлыгының балалар Чыршы бәйрәме оештырылды.  Яраткан әкият геройлары - Скомороха, Емеля, Чуртан, Убырлы Карчык, Кыш Бабай һәм Кар кызын бәйрәмдә катнашучылар җылы каршы алды.

2010-2011 елгы кызлар ярышында  Галимова Нәфисә 1 урынны яулады. 2014-2015 елгы малайлар арасында  Сәхәбиев Ильяс 1 урынны яулады. 2016-2017 елгы малайлар арасында  Вәлиуллин Булат 2 урынны яулады

29 декабрь көнне Яңа ел каникуллары алдыннан 2018 елгы укучылар арасында мини – футбол буенча яңа ел турниры үткәрелде. Балалар әти – әниләренә матур мини-футбол күрсәттеләр. Барлык катнашучылар каникулларга яхшы кәеф һәм шатлык белән киттеләр.

Укучыларның коррупциягә каршы карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тору күнекмәләрен үстерү максатында районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

Яңа ел алдыннан, 29 декабрьдә, Теләче балалар китапханәсенең китап укучылары өчен бәйрәм темасына «Яңа ел әкияткә охшаган» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә Кыш Бабай һәм урман җәнлекләре турында күңелле шигырьләр, маҗаралы хикәяләр, әкиятләр, табышмаклар куелды. Күргәзмә белән танышканнан соң, балалар төрле персонажлар турында әкиятләр укыдылар. Ошаган теләсә кайсы китапны, кышкы әкият булсынмы ул яки яңа ел тарихымы, өйгә алырга һәм тыныч кышкы кичтә гаилә белән бергә кычкырып укырга мөмкин. Без сезне китап уку могҗизасына кушылырга чакырабыз. Яңа елны китаплар белән башлагыз!

Укучылар белемен киңәйтү һәм әдәби-иҗади сәләтләрен үстерү максатында, 30 декабрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Китап каникуллары»дигән китапханә дәресе үткәрделәр. Чара барышында балаларга дуслык турында китаплар укырга, үзләре һәм дуслары турында сөйләргә, балаларга дуслык турында кызыклы китап тәкъдим иттеләр. Чараның икенче өлешендә балалар Кышкы викторина сорауларына җавап бирделәр, Яңа ел каникулларына планнары турында сөйләделәр. Чара дустанә шартларда узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Әдәби алан" проекты кысаларында, һәм шулай ук укуга һәм әдәбиятка мәхәббәтне үстерү максатыннан, 30 декабрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе “Читайка” клуб берләшмәсе өчен "Әдәби аланда кунакта" китапханә дәресе үткәрде.  Чара барышында әдәби аланда катнашкан балалар Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Китапханәчеләр аларга китапханәгә йөрергә һәм китаплар яратырга дигән  теләктә калдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2025 елның 30 декабрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе Шәмәрдән “Үсеш” лицее укучылары өчен “Кышкы әкият” исемле уеннар үткәрде. Китапханәчеләр үз китап укучыларын табигатьтә китап укырга һәм кышкы уеннар уйнарга чакырдылар. Һәрбер бала укыганнары турында фикер алышуда катнаша алды. Яшь китап укучылар өчен әдәби һәм хәрәкәтчән уеннар әзерләнгән иде. Шулай ук балалар белән «Китапларда кыш» викторинасы уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Безнең олкән төркемдэге бала Кузьмина Элина - "Яңа ел әкияткә охшаган" дип аталган Яңа ел шигырьләренен Бөтенроссия конкурсында җиңүче.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International