2025 елның 30 декабрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе Шәмәрдән “Үсеш” лицее укучылары өчен “Кышкы әкият” исемле уеннар үткәрде. Китапханәчеләр үз китап укучыларын табигатьтә китап укырга һәм кышкы уеннар уйнарга чакырдылар. Һәрбер бала укыганнары турында фикер алышуда катнаша алды. Яшь китап укучылар өчен әдәби һәм хәрәкәтчән уеннар әзерләнгән иде. Шулай ук балалар белән «Китапларда кыш» викторинасы уздырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
Безнең олкән төркемдэге бала Кузьмина Элина - "Яңа ел әкияткә охшаган" дип аталган Яңа ел шигырьләренен Бөтенроссия конкурсында җиңүче.
Яңа ел алдыннан ветераннар Советында җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләренең балалары, шулай ук инспекциядә исәптә торучы затларның балалары катнашында бәйрәм чарасы уздырылды.
30 декабрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә «Яңа ел тылсымы»бал-маскарады булып узды. Бәйрәм әкият геройлары, театральләштерелгән тамаша һәм котлаулар белән башланды. Үзешчән артистлар тамашачыларга үзләренең якты концерт программасын бүләк иттеләр.Кыш бабай белән Кар кызы барысының да шатлыгына кунакка килделәр. Алар барлык кунакларны Яңа ел белән котладылар , кызыклы, күңелле уеннар уздырдылар. Безнең бәйрәм Яңа Ел лотереясе белән тәмамланды.
30 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында «Һайбулла + мәһаббәт FM, ягъни Яңа ел хикмәтләре» дигән Яңа елга багышланган концерт - тамашалы программа үтте. Бәйрәм чарасын авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллин ачып җибәрде. Азат Хөрмәт улы халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм иң актив кешеләрне җирлек тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тамашачылар игътибарына искиткеч яңа ел тамашасы күрсәтелде. Программаның нигезе «Кавказская пленница и другие приключения Шурика» фильмы булды. Программаның төп герое Хәйбулланың Кар кызына ничек өйләнергә теләве турындагы тарихы. Моның өчен аңа Кар кызын юлбасарлар ярдәмендә урларга туры килә. Ләкин Кыш Бабай оныгын коткара һәм алмашка Хәйбуллага хатын бүләк итә. Театральләштерү үзешчәннәрнең искиткеч яңа ел җырлары, "Шома бас" һәм "Карамелька" бию коллективлары бүләк иткән якты, дәртле биюләр белән үрелеп барылды. Яңа ел бәйрәм программасы барлык тамашачыларны Яңа елны каршылау өчен уңай һәм яхшы кәеф белән бүләкләде! Бәйрәм алды кичәсен безнең белән уртаклашкан тамашачыларга рәхмәт белдерәбез.
Декабрьдә илнең баш тылсымчысына почта аша юллама җибәрергә өлгермәгән татарстанлылар моны Яңа ел бәйрәмнәрендә өйләреннән чыкмыйча гына эшли алалар. Почта хезмәткәрләре заманча почта технологияләренең Яңа ел традициясен ничек саклавы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Әлмәт муниципаль районының Яшьләр эшләре идарәсе һәм «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен сакчыл йога буенча даими дәресләргә чакыра.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Олы Нөркәй авыл җирлегендә "Кар кызы кастингы"Яңа елга багышланган Яңа ел чарасы