Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Яңа ел каникуллары – гаиләдә ял итү өчен традицион чор
Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгын үтәү һәм начар һава торышы шартларына бәйле рәвештә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында, 2026 елның 4 гыйнварында 08.30 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) юл хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
Мессенджер МАХ кулланучыларның Яңа ел активлыгына нәтиҗә ясады. Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм төнендә мессенджер кулланучылары аралашу рекордларын куйдылар.
Елның искиткеч, тылсымлы вакыты - кыш. Кыш көне планетадагы барлык кешеләр иң якты, иң шатлыклы бәйрәмне - Яңа елны билгеләп үтәләр. Матур итеп бизәлгән чыршы, ылыс һәм мандариннар исе, Кыш Бабай һәм Кар кызы, кышкы көннәрне ниндидер могҗизалы һәм кабатланмас нәрсә көтү озата бара. Бүген Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кыш бабайда кунакта" дигән күңелле чара үтте. Хәрәкәтле уеннар, чана шуу һәм күңелле ярышлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
3 январь көнне Югары Шытсу авылында итекле футбол ярышы булып узды. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, аппарат җитәкчесе Гарипова Ирек Рамазанович катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1. Тимершык, 2. Шытсу-1, 3. Саба, 4.Шытсу-2. Командаларга акчалата бүләк һәм грамота тапшырылды.
4 январь көнне Мишәбаш авылы мәдәният йортында "Кыш Бабай бүләкләре"дип исемләнгән искиткеч яңа ел бәйрәме узды. Кечкенә кунаклар позитив заряд һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алдылар! Ә бәйрәм тагын да кызыклырак булсын өчен, оештыручылар оттырышсыз лотерея уздырды, анда һәр бала күңелле сюрприз ота алды.
Дания Гатаулла кызы Җиһаншина 1936 елның 3 гыйнварында Кама Тамагы районының Клянчеево авылында туа. Ул гаиләдә дүрт бала арасында иң кечесе була: бер малай һәм Өч кыз