ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Яңа ел-барлык балаларның иң яраткан бәйрәме. Бу-ялтырап торган чыршы һәм Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләре. Мөгаен, елына бер генә могҗизага кечедән алып олысына кадәр һәркем ышана торгандыр. Менә без, 3 январь көнне, балалар һәм ата - аналар белән бергә Олы Арташ авыл клубында бөтен кеше өчен Яңа Ел кәефе тудырырга, Кыш бабайны үз иҗатыбыз белән сөендерергә һәм аңа үзебезнең иҗатыбызны күрсәтергә булдык. Яңа ел могҗизаларын булдыруда Килдебәк мәдәният йорты мөдире кебек һәркем катнаша ала. Моның өчен теләк һәм бераз фантазия булу да җитә. Балалар эшкә дулкынланып, җаваплы килделәр, шуңа күрә аларның рәсемнәре матур, матур килеп чыкты. Балалар өчен баллы ризыклар бүләк булды. Шулай ук Кыш бабай алар белән төрле күңелле уеннарда уйнады. Кичә балалар өчен дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

02 январь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортынында балалар өчен «Кыш бабайда кунакта» чыршы бәйрәме узды. Балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм озын буйлы курчак килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар Кыш бабайны Яңа ел турында шигырьләре, җырлары белән сөендерделәр. Әти-әниләр бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Авылдашыбыз Рәхмәтуллин Айрат Нәгыймулла улына бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Игътибар итәбез, «Кайнар» линия һәм «кайнар» почта буенча консультацияләр бары тик сатып алулар өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату өлешендә генә алып барыла.

2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» 2023 елның 23 декабрендәге 131 номерлы Татарстан Республикасы кануны белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының шәһәр төзелешендә вәкаләтләре Чаллы шәһәренә дә кагыла. Биредә Чаллы агломерациясенең үсеш бүлеге төзеләчәк, ул шәһәр Башкарма комитеты бинасында урнашачак.

Казанда 2016 һәм 2020 елгы балалар хастаханәгә озатылды. Газ агып торган су җылыткычны кабызгач, тәрәзәләр ябылгач, балаларның хәле начарланды.

2 гыйнвар көнне  авылыбызнынң хөрмэтле кешесе тыл Һәм хезмәт ветераны Латыйпова  Әлфия апага 90 яшь тулды. Әлфия апа Рафис абый белән 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә Әлфия апага балалары,оныклары, оныкчыклары монаерга, уйланырга юл куймыйлар, туган нигезгә шатланып кайтып йориләр. Әлфия апа бүгенге көндә дә җор телле, кешеләрне ихлас яратканы сизелеп тора.   

Юбилиярны котлау өчен Саба районы  социаль яклау мөдире Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы килде.

Юбилей көнендә Әлфия апага сәләмәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә ходай насыйп итсә иде.
 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының төбәк этабына эшләр кабул итү дәвам итә.

2026 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Чараларны финанслауның гомуми күләме 53,0 млрд сум күләмендә планлаштырылган, шул исәптән федераль бюджеттан – 28,8 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 24,2 млрд сум юнәлтеләчәк.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан башкаласында 2025 елда мәгариф учреждениеләренә алып баручы юл инфраструктурасын үстерү буенча әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылды. Планлаштырылган барлык объектларда да юл өслеген төзекләндерү эше 100 процент үтәлгән.

2026 ел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International