Афиша
Хәрәкәтчән уеннарны балалар аеруча ярата, чөнки алар-шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы.6 январь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән «Ура, каникуллар!» исем астында хәрәкәтчән уеннар уйнаттылар.
Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында балалар һәм әти- әниләр өчен төркемнәр арасында — "Яңа ел фотозонасы" бәйгесе узды!
Төркемнәрне чын кышкы әкияткә әйләндергәннәре өчен барлык ата-аналарга һәм тәрбияләнүчеләргә зур рәхмәт!
29 декабрьдә, һәр елдагыча, Яңа ел алдыннан Мәртен авылында иске елны озаттылар. Авыл халкы һәм якташлар авыл клубына җыелдылар
5 январь көнне Эзмә мәдәният йортында автор башкаручы Илфир Искәндәровның концерты булды. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы каршыладылар һәм көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
Бәйрәмнәр дәвам итә, якын көннәргә планнарыгызны уртаклашабыз.
Бүген "Айтуган" универсаль спорт залында районның ирләр командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Киләсе хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары 2026 елның 8 гыйнварында узачак.
Яңа ел! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Һәр кеше бу бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтә, бигрәк тә балалар.
Кар бабай 🎅 белән Кар кызы 🤶🏻 сезне Сарман үзәк паркында үз резиденциясендә көтеп кала.👋
Безнең бакча балалары кунакта булып кайттылар, үзләренең фотосүрәтләрен сезгә тәгъдим итәләр.👍
Кузьмина Элина, Сабирова Саида, Пачин Тимур.
#фоточелленджмоивеселыезимниеканикулы
#сарманүзәкпаркы
5 январь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе « Яңа елга китап белән бергә» исемле китап күргәзмәсе, кыш турында әкиятләр һәм хикәяләр, Яңа ел һәм Кышкы шигырьләр җыентыклары оештырды. Күргәзмәдә могҗизалар һәм тылсым дөньясына чумарга, елның иң тыныч вакыты – кыш, Яңа ел бәйрәмнәре турында күп кызыклы нәрсәләр белергә, бәйрәм кәефе тудырырга ярдәм итүче китаплар тәкъдим ителде. Чара азагында китапханәче 2025 елгы актив китап укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.