Башлангыч сыйныф укучылары кышкы әкияткә кереп калдылар.
Беркемгә дә сер түгел, кыш-салкын һава исе белән тулган елның искиткеч вакыты. Битараф булмаган ата-аналар һәм сыйныф җитәкчесе белән бергә безнең мәктәп укучылары өчен Кышкы урманда чаңгыда йөрү онытылмас тәэсир калдырды. Һәм егылулар йөрүгә караганда күбрәк булса да, уңай хис-кичерешләр барыбер өстенлек алды.
Ура! Каникуллар! Укучылар аларны һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә боз сараенда булдылар. Кемдер инде әйбәт шуа белә, катлаулы трюклар күрсәтеп, җиңел генә шуа, ә балалардан кемдер беренче тапкыр тимераякка басты һәм бары тик өйрәнә генә башлады.
Бүген 05.01.2026 елда мәктәптә л.к. Шәйдуллина һәм Г. Ф. Корбиева «Имин каникуллар» акциясе үткәрделәр.
Балалар, башкалардан аермалы буларак, Яңа ел килүен көтәләр. Бу бит һәрвакыт күп бүләкләр, шатлык һәм күңел ачулар белән бәйле. 3 январь көнне Оет авылы клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Яңа ел әйлән – бәйләнен балалар ел буе көттеләр"дип исемләнгән Яңа ел чыршысы үткәрде. Балалар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм урман персонажлары белән матур чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда актив катнаштылар. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар өчен Яңа ел лотереясе үткәрелде.
Савелий Коростелев Италиядә юбилейлы күп көнлек ярышта сигезенче урынны алды, Дарья непряева — унынчы.
Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 424 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 305 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 3597 тонна ком-тоз катнашмасы, 129 тонна тоз тотылган.
Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 2 968 торак пункт чикләре турында белешмәләр кертелгән. Торак пунктлар буенча 100% күрсәткечкә ирешү өчен реестрга тагын 148 чикне кертергә кирәк.