ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2026 ел
якшәмбе

Түбән Тархан китапханәсенең урта мәктәп яшендәге укучылары өчен ял вакытын оештыру кысаларында " Яңа ел шахмат-шашка турниры – 2026 «үткәрелде.

3 нче  гыйнвар көнне Югары Шытсу авыл китапханәсендә күренекле язучы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган "Фатих Әмирхан – татар сатирик жанрына нигез салучы" исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Чара яшь китап укучыларга исеме татар әдәбияты тарихына алтын хәрефләр белән язылган якты талант дөньясын ачты. Балалар Фатих Әмирханның хикәяләр, пьесалар һәм романнар авторы гына түгел, ә татар мәдәнияте, мәгарифе, әдәби тәнкыйть һәм публицистика үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый торган чын новатор икәнен белделәр. Ул XX гасыр башының иң үткен сатирикларының берсе иде. "Хәят" повестендагы юллар җанлы бәхәс тудырды. Чарада катнашучылар игътибарына язучының иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде! Кечкенә кунакларны "Яңа ел сәгате" дип аталган мавыктыргыч тамаша көтә иде. Яраткан геройлары-Кыш Бабай, Кар кызы, Клоун, Татар кызы һәм хәтта Убырлы карчык белән бергә балалар Яңа ел сәгатьләре өчен югалган саннарны эзләргә керештеләр. Чөнки сәгатьтән башка бәйрәм башланып китә алмас иде, чыршы бизәлмичә, бүләкләр бирелмичә калыр иде.

Күңелле уен барышында, тылсымлы конвертлардан биремнәр башкарып, балалар һәм аларның әти-әниләре, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары җитәкчелегендә, онытылмаслык бәйрәм оештырдылар. Яшь талантлар үзләренең сәләтләрен бик шатланып күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр башкардылар, шуның өчен Кыш Бабайдан лаеклы бүләкләр алдылар.

Бәйрәм кәефе лотерея билетлары уйнату беләндәвам итте. Барлыгы 237 бәхетле билет ияләренә бүләкләр тапшырылды. Чараны Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел-иң якты һәм истә калырлык бәйрәм, ул үзе белән тылсым һәм могҗизалар алып килә, чын бәхет һәм күңел ачу хисе бирә. Барыннан да бигрәк бу бәйрәмне балалар көтәләр һәм аңа шатланалар! Балалар өчен яңа ел бәйрәме  Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашып алардан тылсым көтү белән бәйле. 4 январь көнне Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә, Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Мингәр авыл мәдәният йорты һәм китапханә, Көек авыл мәдәният йорты, Сабай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре " Маҗаралы Яңа Ел "исемле балалар бәйрәме үткәрделәр. Балалар бәйрәм рухына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм кызыклы сәхнәләштерелгән әкият карадылар
Тимершык авыл китапханәсе 2025 елда балалар арасында иң актив укучыларны сайлап алды .Китапханәче  балаларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук бик күп теләкләр яңгырады, алар арасында китапханәгә ешрак йөрү, күбрәк уку һәм сәламәт булу теләкләре дә бар иде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә лотерея  оештырылды.Бәйрәм бик күңелле узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел каникулларының иң кызган вакытында Чинчурино авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «чыршы янындагы уеннар»дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.

4 гыйнвар көнендә, буран булуга карамастан үзәк чыршы янында бәйрәм гөрләде. Саба китапханәсе хезмәткәрләре һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Өч сәгать буена саф һавада төрле уеннар, җыр биюләр белән аралашып барды. Алдан игълан ителгән "Иң матур бизәлгән бияләй" һәм "Иң матур бизәлгән итек" бәйгеләренең җиңүчеләре дә үз бүләкләрен алды. "Алмаз мебель" оешмасы алып килгән бүләкләр дә уенда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Китапханәбезнең Кыш бабае бәйрәм кунакларының тапкырлыгын, Кар кызы җитезлеген сынады. Бәйрәм күңелле узды. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

4 гыйнвар Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары: уен, күңел ачу программалары, ял кичәләре, спорт ярышлары һәм «Ура, кышкы каникуллар!» иҗади мастер-класслары үткәрелде.

Ел саен, гыйнвар башында барлык китапханәләрдә дә укучыларны яңадан теркәү башлана, аларны яңа елның беренче көннәрендә китапханәчеләр һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр.

Уңайсыз һава шартлары сәбәпле, Татарстанда «Буран» планы игълан ителде. Республика трассаларында йөк транспорты хәрәкәте тыела.

  3 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе  хезмәткәрләре  “Могҗизалар вакыты” дигән балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Яңа ел белән авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. да котлады. Ә Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, әйлән – бәйлән ясадылар, “Теләкләр шары”, “Яңа ел флешмобы”, “Йолдызчык” һәм башка уеннар уйнадылар. Әти-әниләр дә читтә калмады. Чара барышында “Әдәби алан” проектында катнашучы балалар да бүләкләнде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның балалары да аерым котланды. Бәйрәмнән һәркем канәгать калып, бүләкләр һәм шәп кәеф белән таралышты. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International