ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, Координация советы җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә узды.

"Психология-Педагогика хезмәте Кабинеты: һөнәри үсеш һәм үз-үзеңне үстерү пространствосы" дип аталган Психология-Педагогика хезмәте кабинетларының төбәкара конкурсы үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2026 елның 17 мартында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы булды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция Советының, 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең 2025 елгы хисабы турында мәгълүматы тәкъдим ителде.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә һәм тикшерелде, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручыны сайлау турындагы мәсьәлә тыңланды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

2026 елның 1 мартыннан законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде, аның нигезендә хезмәткәрләрнең күп кенә яңа категорияләре милли реестрларга керергә тиеш булачак.

Татарстан Республикасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты уза.

Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен айга ике тапкыр «Россия эше» кадрлар үзәге вәкилләре белән очрашулар үткәрелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га «Восхождение» үзәге директоры Ольга Гончарова хәбәр итте.

Telegram эшендәге өзеклекләр аркасында, безнең MAX милли мессенджерындага каналга язылырга тәкъдим итәбез. Безнең белән һәрвакыт элемтәдә калырсыз һәм районның төп вакыйгалары белщн хәбәрдар булырсыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International