ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2026 ел
сишәмбе

Ростех дәүләт корпорациясенең (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) «ПОЗиС» компаниясе делегациясе Иннополис Университетында булды. Сөйләшүләрнең төп темалары машина төзелеше тармагы өчен белгечләр әзерләү, мехатроника һәм сәнәгать робот техникасы өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук технологик процессларны оптимальләштерү һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен ясалма интеллект технологияләрен кертү булды.

17 март көнне Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучылары өчен «Пушкин картасы» проекты кысаларында китапханәче Саттарова Л.Р. "Муса Җәлил - безнең йөрәкләрдә"дигән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, аның Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм фашистлар әсирлегендә фаҗигале үлеме турында сөйләделәр.

«Батыр» спорт мәктәбе спортчылары 13-16 мартта шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә узган 21 яшькә кадәрге яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында  тхэквондо буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.  

Яз җитү белән сезонлы күчеш активлаша –көннәр җылынган саен, күп төрле күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайта башлый. Соңгы күзәтүләр буенча, гадәттәгечә яз килү турында сигнал бирүче разведчик каргалар артыннан урман күгәрченнәре, тургайлар, сыерчыклар, шулай ук су кошлары – казлар һәм челәннәр очып килгән инде. Беренче очраган кошлар Әтнә, Чүпрәле, Минзәлә һәм Спас районнарында теркәлгән.

Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары! Без сезне язны каршы алу һәм яңарыш бәйрәме - Нәүрүзгә чакырырга шатбыз!

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың биш районындагы дәүләти табигать тыюлыклары һәм елгалар территориясендә рейд чаралары үткәрделәр.

Чаллының 13нче мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары өчен Татарстан Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре кошлар дөньясына багышланган гадәти булмаган дәрес үткәрделәр.

20 мартта шәһәрдә мөселманнарның иң шатлыклы бәйрәмнәренең берсе — Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

Менделеевск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән:

   17нче март  көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында яшәүчеләр шәфкат туташы  Хасбиева Г.Р. җитәкчелегендә  скандинавия йореше чарасында  катнаштылар. Саф һавада скандинавия таяклары белән йөрү-бу ял итү генә түгел, ә тулы физик йөкләнеш. Скандинавия йөреше бөтен тән мускулларын эшкә җигә һәм буыннарга артык йөкләнешсез активлыкны саклап калырга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International