ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

"ВОИН" үзәге «Воспитание сегодня – сильная страна завтра» йомгаклау конференциясе кысаларында өч еллык эшенә йомгаклар ясады, ул Мәскәүдә Җиңү музеенда узды.

Мәктәпләрдә Россия республикаларының туган һәм дәүләт телләре дәреслекләренең тулы бер линейкалары барлыкка киләчәк.

 21 нче апрель көнне Җәлил бистәсендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Мәдәният сарае каршындагы мәйданда  бик кызык театральләштерелгән тамаша булды. Барлык кунаклар өчен дә күңел ачу программасы оештырылды. Анда уеннар, халык уеннары, спорт конкурслары һәм иҗади мастер-класслар бар иде. Бәйрәм ахырында кунаклар «Карга боткасы»белән сыйландылар. Бу бәйрәмдә 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы да актив катнашты.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бүген волонтер белән очрашты .уром Вәлиев. Ул даими рәвештә гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына чыга. Озакламый ул яңадан юлга чыга. Аңа уңышлар һәм исән-имин әйләнеп кайту телибез.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча «Земский учитель» федераль программасы кысаларында 1 216 вакансия ябарга ниятли.

2026 елның 21 мартында Байлар Сабасында 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елына, су асты көймәсендә хезмәт иткән моряклар көненә багышланган көрәш ярышларында Югары Симет авыл җирлегенең яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады. 40 кг - Хәйретдинов Дилүс 1 урын, 55 кг - Миңнуллин Шамил 1 урын, 55 кг - Фатихов Румил 2 урын, 70 кг - Әхмәдуллин Инсаф 1 урын, 80 кг авыр үлчәүдә Ибраһимов Илшат 2 урын, Закиров Булат 3 урын. Көрәшче егетләргә, аларның тренеры Дилүс Закировка алдагы ярышларда да уңышлар телибез. Молодцы, егетләр!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Бүгенге көндә боз кузгалмаган әле. Мөмкин булган су басуларны кисәтү өчен киләсе атнадан әйләнмәле экскаватор кизү тора башлаячак-кирәк булганда бозны вату буенча эш башкарылачак.

А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) галимнәре, 3D-модельләштерү ярдәмендә, җылылык алмашу өслеген камилләштереп, үзгәртеп патент алдылар, ул энергетика җиһазлары эшенең ышанычлырак булуына ирешергә һәм җылылык алмашу габаритларын шактый киметергә мөмкинлек бирә. 

«Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» ФИЦ галимнәре цитрус пектины һәм кобальт ионнары нигезендә яңа суда эрүчән кушылма эшләгәннәр.

Грантлар фәнне популярлаштыручы чаралар оештыручыларга, шулай ук фәнни-популяр проектлар авторларына бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International