ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 ел башыннан социаль Фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен 496 мең сумнан артык өстәмә акча белән тәэмин итте.

21 март көнне Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында «Лидер» спорт комплексында ир-атлар командалары арасында икътисад фәннәре кандидаты Герман Сергеевич Боровиков Кубогына волейбол буенча ХХХІІІ муниципальара турнир узды.

Гимназиябездә тәрбия эше планы буенча дәрестән тыш  чаралар күп үткәрелә. Мартта «Әниләр аяк астында җәннәт» исемле Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган талантлар фестивале, рәсем һәм кул эшләре конкурслары, макулатура җыю, «Яз гүзәле», «Ягез әле, кызлар» бәйгеләре үткәрелде. Бу чараларның барысы да укучылар дәрестән тыш вакытта файдалы эшләр белән мәшгуль булсыннар өчен, хокук бозуларны кисәтү һәм мәктәптә уңай атмосфера тудыру, команда рухын ныгыту  максатында үткәрелә. Шулай ук укучыларны физик культура белән актив шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү өчен укытучылар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйлар.

 21 нче март  көне,  гимназиябездә чын спорт һәм кызлар дуслыгы бәйрәменә әверелде! 7-11 нче класс укучылары өчен "Ягез, әле  кызлар " дигән күңелле стартлар уены узды. Һәр класстан икешәр укучы, барлыгы 30 кыз, ике командага бүленеп, төрле биремнәрдә җиңү өчен көрәште, ә җанатарлар аларны актив рәвештә хуплап, көч биреп торды. Ә безнең егетләр  кызларга көч биреп, алар өчен  өчен гитарага, баянга җырлар җырладылар.

Бәйрәм чын-чынлап шәп, күңелле һәм истә калырлык булды. Барлык катнашучыларга  Рәхмәт хатлары һәм татлы призлар тапшырылды. Ярыш йомгаклары буенча «Звезды» командасы-1 нче, ә «Серебро» командасы 2 нче урынны яулады. Физкультура укытучыларыбызга һәм бу матур вакыйганы оештыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Төбәк авылы үзешчәннәре Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Пар аккош" спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль бүгенге көн өчен мөһим булган проблемаларны чагылдырган, бик эчтәлекле әсәр буенча куелган. Актерлар үз рольләрен җиренә җиткереп, йөрәкләре аша үткәреп башкардылар. Спектакльне тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләделәр. Ул һәркемнең күңелен кузгатты, көлдерде дә, елатты да. Актерларга алдагы чыгышларында да уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2026 елның 16 апреленнән Татарстан кинотеатрларында режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмының киң прокаты башлана. Фильм Татарстан, Беларусь Республикасы һәм Мәскәү кинематографистлары тарафыннан татар әдәбияты классигы Илдар Юзеевның шул ук исемдәге әсәре буенча төшерелгән һәм ул мәхәббәтнең тугрылыгы, аталар һәм балалар мөнәсәбәтләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышларның катлаулы юллары турында сөйли.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча УНДиПР ТР Мамадыш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге һәм Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә балалы гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча системалы эшне дәвам итәләр.

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Гаилә» илкүләм проектын тормышка ашыру эшен уңышлы алып бара.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рәис Сөләйманов озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International