«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында Карар кабул итте.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды
Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты сезне 2026 елның 30 мартыннан 4 апреленә кадәр «үзеңне студент итеп тою» проектында катнашырга чакыра.
25 март, Мәдәният хезмәткәре көнендә, Россия Мәдәният министрлыгы инициативасы белән бөтен ил буйлап #СпасибоЗаКультуру акциясе узачак. Акция мәдәният хезмәткәрләрен, сәнгать эшлеклеләрен һәм иҗади индустрия вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга юнәлдерелгән.
Казанда 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында теннис буенча «Ельцин Кубогы – 2026» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Татарстан Республикасы вәкилләре өч алтын, шулай ук бронза медаль яуладылар.
Республика җитештерүчеләре продукциясен сатуны киңәйтү максатларында 2026 елның 2 апрелендә 14:00 сәгатьтә «Казан Экспо» МВЦ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә Товар куючылар көнен оештыра.
Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме булып узды. Язның килүен һәм табигатьнең яңаруын символлаштырган Нәүрүз, бакчада тәрбияләнүчеләрне татар халкының бай мәдәни мирасы белән таныштыру өчен сәбәп булды. Бәйрәмдә балалар көч, җитезлек һәм тизлектә көч сынаштылар. Җырлар, күңелле биюләр, уеннар балаларны чын күңелдән сөендерде. Бәйрәм азагында Нәүрүзбикә балаларны коймак белән сыйлады.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 28.12.2024 № 529-ФЗ Федераль законы белән юридик затларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРЮЛ) һәм индивидуаль эшкуарларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРИП) ОКВЭД кодлары турында белешмәләр кертү һәм чагылдыруның яңа тәртибе расланганын искә төшерә.
Урман-табигатьнең иң бөек иҗаты, җирнең матурлыгы һәм горурлыгы. Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 1971 елның 21 мартыннан башлап билгеләп үтелә.
Яшьләр мәйданчыгында "Нәүрүз-түрдән уз!" исемле бәйрәм чарасы узды.