24 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәһәр советы депутаты, «МХО ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Тимур Нусратов белән очрашу булды.
Бөтен кеше сәгать кебек эшли торган йорт: фатирларда җылы, өзеклекләрсез су, канализация үзе турында күңелсез исләр белән искә төшерми. Бу фантастика түгел, ә идарәче компания тәэмин итәргә тиешле чынбарлык. Ләкин моңа ничек ирешергә соң?
Бүген районда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Агрофирмаларда тикшерүгә барлык техника тапшырылган иде. Районда Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы җитәкчелегендә комиссия эшләде. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев озата йөрделәр. Конкурс комиссиясе хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләде. Агрофирмалар арасында 48 балл җыеп, беренче урынны «Җәлил»агрофирмасы алды. Икенче урында – «Нөркәй» агрофирмасы, ул 47 балл җыйды, өченче урында - «Сарман» агрофирмасы, ул 46 балл җыйды.
Дәүләт Думасы өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә алганда сынау срогын гамәлдән чыгару турындагы канун кабул итте.
Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5, урыны белән -8. Көндез максималь температура +7..+11˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
14-15 март көннәрендә Базарлы Матак авылында ТР шәхси Кубогының 1 туры узды. Спортчылар 2011 нче һәм өлкәнрәк ( Б төркеме) һәм 2012 нче елгы һәм яшьрәкләр категорияләрендә катнаштылар. В төркемендә Зәйнеев Айназ ир-атлар арасында парлы разрядта 1 урынны һәм катнаш парлы разрядта 1 урынны алды.201елгы һәм аннан яшьрәкләр категориясендә ялгыз разрядта Әхмәтшина Камила 1 урынны , ир-атлар ялгыз разрядында Идрисов Нияз 3 урынны алды.Спортчыларны котлыйбыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез!
Чара «бизнеска Старт, ярдәм һәм аны үстерү»темасына багышланган иде. Җыелучылар алдында Түбән Кама вәкиле Анастасия Андреевна Русанова чыгыш ясады, ул авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча ярдәм чаралары турында сөйләде.
25 март көнне Казанда «Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга» темасына бизнес-семинар уза. Чара Һиндстан һәм Россиядән хакимият, бизнес, банк секторы, фән һәм мәгариф вәкилләрен берләштерде. Программада – Һиндстан базарындагы эшнең практик аспектлары, партнерлар эзләү һәм тәэмин итү чылбырын төзү, инвестиция мөмкинлекләре һәм җитештерүне локальләштерү, АСК, фармацевтикада, текстильдә, технологияләрдә хезмәттәшлек итү һәм башкалар.
25 март көнне Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән «Сугыш булды, без тыл идек» дигән темага тарихи сәгать үткәрелде.