ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

2026 елның 25 март көнне Теләче муниципаль районы АҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

23-24 март көннәрендә Базарлы Матакта өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов Илнар Камил улы җитәкчелегендәге футболчылар командасы футзал буенча 2015-2016 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы футбол Федерациясе кубогында катнашты. Ярышларда республиканың иң көчле 9 командасы катнашты. Безнең яшь футболчыларыбыз җиңүгә омтылыш күрсәттеләр һәм пьедесталның өченче баскычын яуладылар. Егетләрне һәм тренерны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез!

2026 елның 24 мартында Теләче муниципаль районында,  хуҗалыкларның 2026 елнын язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында, хуҗалыклар арасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү оештырылды.

ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга багышланган иде.

Яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау кысаларында Татарстан Республикасында хәзер ике зур республика проекты буенча гариза бирү кампанияләре бара

2026 елның 24 мартында «Батыр» спорт комплексында 1-2 класс, 3-4 класс, 5-6 класс, 7-9 класс кызлары һәм егетләре арасында Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Гали кызы Кәримова призына хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган Өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда районыбызның 7 мәктәбеннән 80 яшь теннисчы катнашты.

Туган як тарихы музее.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби дан: төшенчәләрне тикшерү» дигән чара узды. Очрашу Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында узды.

Республика башкаласында яңадан газ агып чыгу теркәлгән. Инцидентлар Голубятников урамындагы 1нче, Ш.Усманов урамындагы 37нче йортларда булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International