Бүген Министрлыкта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Игътибар үзәгендә – ана һәм балаларны саклау мәсьәләләре
Бүген Шәяхмәтова Мөнирә Солтановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле көнне Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин һәм шәхсән үз исеменнән аны котлап, Сарман муниципаль районының «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Әлеге котлауларга «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераннар Советы Рәисе Харисов Р.А. һәм «Татнефть» ГАҖ Оппо Җәлил ТППО профкомы рәисе Маринина Л.З. кушылды. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннарының хөрмәтендә шатлыклы көннәрне мөмкин кадәр күбрәк теләделәр. Мөнирә Солтановна барысына да җылы сүзләре һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
🎉 «Күрше» фестиваленең кышкы сезон проектлары конкурсы нәтиҗәләре! ❄️
Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Еремов ур., 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10, 2025 елның 11 декабре 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне " үткәрелә.
Чистай районы Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләр һәм район бюджет учреждениеләре җитәкчеләре өчен уку семинары узды. Максат-хокукый культураны ныгыту, коррупциягә каршы законнар мәсьәләләрендә аңны арттыру һәм хезмәттә хокук бозуларны кисәтү.
Иске Кәкерле авылында яшәүче Нәфисә Низаеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Бүген- Ватан Геройлары көне алдыннан, татар гимназиясе укучылары аеруча чарада - Батырлык дәресендә катнаштылар.
Яңа ел якынлашу белән «Җәлил гимназиясе» МБГББУ укучылары тынычлыкны саклап, өйләреннән еракта яшәүчеләргә ярдәм итәргә булдылар. Юнармия балалар оешмасы укучылары, педагоглары, активистлары СВО солдатларына җылы хатлар яздылар, аларга чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм тизрәк өйгә кайту теләкләрен җиткерделәр.
Шушы көннәрдә «Сәләт - Саба» клубы активистлары «Сәләт» клубы президенты һәм вице- президенты белән очраштылар. Очрашу барышында клуб әгъзалары «Сәләт Саба» клубы эшчәнлеге, аның планнары һәм эш нәтиҗәләрен яктырткан презентция белән чыгыш ясадылар.