Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев бүген XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты
Татар мәктәбенең «Татмак» командасы «зур фестиваль» фестивалендә «Әйдә шәярт!«Татарстан — Яңа Гасыр»телеканалында
26 нчы март көнне Миңгәр авылында яшәүче Кашапова Асия Миннахмәт кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе И.Р. Гарипов, Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н.И.Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев һәм “Болгар” ҖЧҖ вәкиле Р.Г. Кашапов котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Бүген, 31 мартта, Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында бильярд спорты буенча «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы»III халыкара ярышларын ачу тантанасы булды. «Ирекле пирамида» дисциплинасында дөнья Кубогының беренче этабы булган Турнир биш илдән 80 иң көчле спортчыны җыйды.
СберПрайм Казан марафоны 2026 кызыксынуның тотрыклы үсешен күрсәтүен дәвам итә: 1-3 майда стартка 35 000 нән артык кеше теркәлде инде, ә оештыручылар балалар йөгерешләрен дә кертеп, 3 километрдан 42.2 километрга кадәр дистанцияләрдә 40 000 гә якын катнашучыны көтә.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 1,5 меңнән артык гаиләсе балаларны укыту өчен ана капиталы белән түләгән
30 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта «Балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау " ТР ТМР Башкарма комитетының җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Исхакова Альбина Раиф кызы катнашты. Ул хокукка каршы тәртипне профилактикалауда гаиләнең роле, баланың вакыт үткәрүен даими контрольдә тоту зарурлыгы, бигрәк тә Интернет челтәрендә, дәрестән тыш вакытта куркынычсыз ял итүне оештыру, шулай ук балигъ булмаганнарның һәм аларның ата-аналарының экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.