ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы 5, 6 һәм 10 нчы сыйныфларга тәрбияләнүчеләр (укучылар) җыя.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган Бөтенроссия Бердәм гамәлләр декадасы стартына багышланган матбугат конференциясендә катнашты.

Татарстан башкаласында 11 апрельдә, яшүсмерләр клубларында Космонавтика көнен бәйрәм итүгә багышланган мастер-класслар сериясе оештырыла.

Коррупциягә каршы көрәш

"Җәлил гимназиясе"нең һәм Яшь техниклар станциясенең өстәмә белем бирү педагогы Асылшәрипова Рүзилә Айрат кызы Әлмәттә «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясады.

7 нче апрель көнне «Җәлил гимназиясе» ндә базасында Сарман районы математика укытучыларының методик берләшмәсе семинары булды. Чарада район мәгариф учреждениеләреннән математика укытуның сыйфатын күтәрү һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу белән кызыксынучы педагоглар катнашты.

осмонавтика көне алдыннан «Җәлил 1 нче урта мәктәбе» МББУда директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары белән берлектә Россия Орлятлары 🪽өчен мавыктыргыч осталык дәресе оештырды. Балалар чын космик сәяхәткә юл алды!

7 нче апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, МБГББУ «Җәлил гимназиясе»ндә укытучылар өчен махсус оештырылган гадәти булмаган чара — иртәнге зарядка үткәрелде.

2026 елның  3 апреленнән 5 апреленә кадәр Нурлатта 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярыш Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышлана . Ике көрәш келәменә республиканың 16 районыннан 170тән артык яшь спортчы чыкты. Саба районы командасы составында "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 16 бала чыгыш ясады. Алар арасында Югары Симет мәктәбе укучылары Талипов Сәет белән Фатыйхов Румил дә бар. Талипов Сәет - 1 нче, Фатыйхов Румил - 2 нче урынны яулады. Спортчыларыбызга бу искиткеч җиңүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Яңа спорт казанышлары, якты хисләр һәм үз көчегезгә ышаныч телибез!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше атналыгы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International