«Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте командасы «Яшьлек» премиясенә тәкъдим ителде. Премия яраткан эшендә эз калдырган һәркемгә багышлана.
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар.
Көндез юеш кар һәм яңгыр ява.
Кайбер районнарда томан, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-3˚.
Көндез максималь температура 0..+2˚.
Юлларда урыны белән бозлавык.
Спас районы Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика фестивалендә катнаштылар, анда 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды.
2025 елның гыйнвар-октябрь айларында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетларына 175,2 млрд.сум кергән, бу еллык планлы билгеләнешләрнең 95% тәшкил итә. Керемнәрнең җирле бюджетларда туплану динамикасы уңай. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2025 елның гыйнвар-октябрь айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2025 елда көтеләчәк үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Мошенниклар туганнарыннан шәхси мәгълүмаларны белү яки, "ярдәм" дип алдап, акча җыю өчен элемтәгә керергә мөмкин.
«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә «Навигатор» республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Җиңү» проекты кысаларында «Хокук бозуларны профилактикалау" чарасы узды, профилактик учетта торучы яшүсмерләр өчен чара узды.
Әниләр көне алдыннан «Новый Век» мәдәни – күңел ачу үзәгенең уңайлы залында күңелне нечкәртеп, күңелгә үтеп керерлек чара – «Мамой быть-большая честь...»дип аталган музыкаль кунак бүлмәсе узды.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә остаханәсе - чүлмәкчелек эше»проекты буенча дәресләр уза.
27 ноябрь Чинчурино авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Бөтен әниләргә җир белән баш иеп» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
2025 елның 28 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне кисәтү