Спорт атларын сату буенча Аукцион
Техник карау үткәрү графигы нигезендә, агымдагы елның 27 нче мартында «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә техникага техник карау үткәрелде.
Агымдагы елның 27 мартында Саба районында агросәнгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлек халәтен бәяләү буенча үзара тикшерү узды.
«Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ автотранспорт чараларын кабул итү һәм саклау буенча эшчәнлеген дәвам итә.
Аудитория каршында Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсенең медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире Наталья Шишкина, клиник психолог Татьяна Хисмәтуллина, шулай ук руханилар вәкилләре чыгыш ясады.
26-28 март көннәрендә Алабугада «Ялкын» журналы призларына 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышлар җиңел атлетика манежында узды. Монда республиканың 41 районыннан 345 спортчы көч сынашты, шул исәптән 9 Алабуга егете.
Югары Ослан районында, анда яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашкан һәр торак пунктта геройларның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Бу хакта муниципалитет башлыгы Евгений Варакин белдерде.
Яр Чаллыдагы «Арзан» сәүдә үзәге эшмәкәрләре Яр Чаллы территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре белән очрашты. Даими очрашуда кулланучылар базарының актуаль мәсьәләләре, шул исәптән товарларны «Гадел билге» системасында маркировкалау, маркировкаланмаган товарларны исәптән чыгару кагыйдәләре һәм 2026 елдан маркировкада булачак үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Шәмәрдән авылында язгы ташуга әзерлек эшләре кызу бара. Су басу куркынычын киметү һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен, Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе яңгыр канауларын кардан чистарту белән актив шөгыльләнә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе җиһаз әзерләүгә шартнамә төзү турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Ир-ат шәхси эшмәкәр белән шәхси эскиз буенча кухня гарнитурын әзерләүгә килешү төзергә ниятләгән, ләкин башкаручының типовой килешүендә сату-алу килешүе күрсәтелгән.