Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы MAX мессенджерында төп икътисади вакыйгалар, эшмәкәрлекне яклау программалары һәм республиканың инвестицион мөмкинлекләре турында оператив мәгълүмат бирү өчен рәсми мәгълүмат каналын эшләтеп җибәрде.
Мәктәп каникуллары - шатлык һәм кайгысыз ял вакыты, әмма безнең, өлкәннәрнең, бу әле югары уяулык чоры да.
26 март көнне социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның остазлык мәктәбенең өченче курсы кысаларында «Хаоссыз гына үзгәрешләр кертү: коммерцияле булмаган оешмалар өчен гади модель» онлайн-тренингы булды. Дәресне Ак Барс Банкының Корпоратив университеты бизнес-тренеры Эллина Гончарова үткәрде.
Алабугада тест режимында "Дозор ‑ М3" заманча фото‑һәм видеокүзәтү системасы эшли башлады. Комплекс юл хәрәкәте иминлеген арттыруга һәм шәһәр урамнарында тәртип саклауда ярдәм итәчәк.
Казанның Яңа Савин районы җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасында быел беренче тапкыр янгынга каршы өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе уртак тырышлыгы белән оештырылды.
Хөрмәтле Лениногорск халкы! Шәһәребез һәм районыбыз Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча актив эш алып бара. Без сезгә иң мөһим вакыйгалар, законнардагы үзгәрешләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле актуаль яңалыклар турында хәбәр итәргә омтылабыз. Бу мәгълүматны оператив рәвештә сезнең һәрберегезгә җиткерү өчен без Telegram-канал булдырдык.
Бүген Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында 1 нче Тәтеш урта гомуми белем мәктәбе базасында "Форпост" үзәге " МБУ хезмәткәрләре 8 нче сыйныф укучылары арасында ут әзерлеге дәресе үткәрделәр һәм «Десяточка» пневматик винтовкасыннан практик атышлар оештырдылар.
ЕДДС
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге әгъзалары өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Тылсымлы сүзләр искиткеч дөнья» шигъри ассорти үткәрде.
Еллык декларация кампаниясе дәвам итә, аның барышында 2025 елда керем алган гражданнар үз керемнәрен Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» интерактив сервисы аша тиз һәм уңайлы декларацияли алалар. clck.ru/3NNUxt).