3.04.2026 елның 10.00 сәгатьтә Яңа Чишмә муниципаль районы мәдәният йорты бинасында, Залив урамы, 4 йортта бишенче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль районы Советының чираттагы 8 нче утырышы узачак.
Статистика йомгаклары буенча 2011 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең иң яхшы бомбардиры дип Йосыф Баймиев танылды (Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы).
Хөрмәтле гражданнар!
🏛Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 12нче районара ИФНСы ОКВЭД кодлары турындагы белешмәләрне кертү һәм чагылдыруның яңа тәртибе расланган 28.12.2024 номерлы Федераль закон белән юридик затлар (ЕГРЮЛ) Бердәм дәүләт реестрында һәм Индивидуаль эшкуарлар Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРИП) расланды.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре»конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды
2026 ел башыннан социаль Фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен 496 мең сумнан артык өстәмә акча белән тәэмин итте.
21 март көнне Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында «Лидер» спорт комплексында ир-атлар командалары арасында икътисад фәннәре кандидаты Герман Сергеевич Боровиков Кубогына волейбол буенча ХХХІІІ муниципальара турнир узды.
Гимназиябездә тәрбия эше планы буенча дәрестән тыш чаралар күп үткәрелә. Мартта «Әниләр аяк астында җәннәт» исемле Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган талантлар фестивале, рәсем һәм кул эшләре конкурслары, макулатура җыю, «Яз гүзәле», «Ягез әле, кызлар» бәйгеләре үткәрелде. Бу чараларның барысы да укучылар дәрестән тыш вакытта файдалы эшләр белән мәшгуль булсыннар өчен, хокук бозуларны кисәтү һәм мәктәптә уңай атмосфера тудыру, команда рухын ныгыту максатында үткәрелә. Шулай ук укучыларны физик культура белән актив шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү өчен укытучылар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйлар.
21 нче март көне, гимназиябездә чын спорт һәм кызлар дуслыгы бәйрәменә әверелде! 7-11 нче класс укучылары өчен "Ягез, әле кызлар " дигән күңелле стартлар уены узды. Һәр класстан икешәр укучы, барлыгы 30 кыз, ике командага бүленеп, төрле биремнәрдә җиңү өчен көрәште, ә җанатарлар аларны актив рәвештә хуплап, көч биреп торды. Ә безнең егетләр кызларга көч биреп, алар өчен өчен гитарага, баянга җырлар җырладылар.
Бәйрәм чын-чынлап шәп, күңелле һәм истә калырлык булды. Барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм татлы призлар тапшырылды. Ярыш йомгаклары буенча «Звезды» командасы-1 нче, ә «Серебро» командасы 2 нче урынны яулады. Физкультура укытучыларыбызга һәм бу матур вакыйганы оештыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!
Төбәк авылы үзешчәннәре Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Пар аккош" спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль бүгенге көн өчен мөһим булган проблемаларны чагылдырган, бик эчтәлекле әсәр буенча куелган. Актерлар үз рольләрен җиренә җиткереп, йөрәкләре аша үткәреп башкардылар. Спектакльне тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләделәр. Ул һәркемнең күңелен кузгатты, көлдерде дә, елатты да. Актерларга алдагы чыгышларында да уңышлар телибез!