Ашыгыч кисәтү 19.04.2026
Консультация-2026 елның 19 апрелендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 19 апрель
19 апрельдә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә искән көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы да ихтимал.
Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды.
- Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
- “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде.
- Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Ремонттан соң заманча Мәдәният йорты эшләп торган Байлангар авылында 11 апрельдә фельдшерлар белән профилактик очрашу узды. Балаларга гигиена, туклану һәм начар гадәтләрнең зыяны турында сөйләделәр. Һәркем сәламәт тормыш рәвеше турында искәрмә алды.
Россия халыклары бердәмлеге елы, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Мәктәпкәчә белем бирү елы, Теләче муниципаль районының 35 еллыгы кысаларында бүген 17 апрель көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды.