ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2026 ел
шимбә

17 апрельдә Менделеевскида «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узды.

Наркоманнарның мифлары барыннан да элек наркотик куллану белән бәйле рәвештә барлыкка килгән үз яшәү рәвешен яклауга һәм саклауга юнәлдерелгән.

Сезне рәхмәт һәм Ватанга мәхәббәт белән тулы ватанпәрварлык концертына чакырабыз. Программада буыннарны берләштерүче иҗади номерлар һәм рухи чыгышлар. 

Язгы кыр эшләренең барышы, азык җыю техникасын ремонтлау һәм яшелчә культуралары орлыкларын халыкка җиткерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.


17
апрель, 2026 ел
җомга

31 марттан физика һәм биология буенча вакытыннан алда БДИ нәтиҗәләре расланды.

2026 ел хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 17 апрель көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә « хезмәт батырлыгы шәһәре»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Видео-презентациядән балалар Россиянең 20 шәһәренең «Хезмәт батырлыгы шәһәре»исеме белән бүләкләнүен белделәр. Шәһәрләр армияне һәм гади гражданнарны авыр шартларда кирәкле продукция белән өзлексез тәэмин иткән өчен бүләкләнде. Күп кенә Документлар кешеләрнең кайчак үз гомерләрен корбан итеп, үз эшләрендә чын батырлык күрсәткәннәрен раслый.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16 нчы апрельдә “Игенче” ҖЧҖендә ТР Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов, УСХиП җитәкчесе Г. Ш. Хәсәншин катнашында 2026 елның I нче кварталына терлекчелек эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды.

Курсабаш мәдәният йортының ,Сулэ авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән артистлар белән берлектә, Олыяз мәдәният йортына күчмә спектакль куйдылар. Вакыйгалар бер татар авылында бара. Спектакльдә төп рольләрне Миңлебикә исемле каенанасы, аның улы Сабит һәм килене Җәмилә уйный. Спектакль башында сәхнәгә каенана, аннары чиратлашып килен чыга. Алар икесе дә бер-берсеннән канәгать түгел, әмма икесе дә бакчада бәрәңге җыюда эшлиләр. Сабит колхозга яңа машина алырга китә.Аннары сәхнәгә Гыйльменисаның күршесе килеп чыга, ул начар ишетә, үзе ничек аңлый, шулай кешеләргә дә гайбәт сөйли. Гыйльмениса белән Миңлебикэ бер-берсенә киленнәре белән бәхет елмаймады дип зарланалар.Әңгәмә барышында Гыйльмениса дөрес аңламый, Җәмиләнең килене авыл советы башлыгы Нуриев белән очраша, дигән гайбәт тарата. Икенче күренеш-Җәмилэ белән Миңлебикэ өе эчендәге сәхнәдә, алар Сабитның кайтканын көтәләр. Сабит эштән кайтып, авыл кешеләренең нэрсэ сөйләвен хәбәр итә.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International