ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2026 ел
сишәмбе

Сайлап алу турында Баулы шәһәреннән һәм Баулы районының авыл җирлекләреннән, Ютазыдан, Октябрьский, Казаннан иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар катнашты. Вакыйганы яктыртуда "Яшьлэр доньясы" КПЯҮ медиаүзәге катнашты.

Горький тимер юлы буенча Түбән Новгород һәм Казан арасында йөрүче төбәкара электропоездлардан 2026 елның гыйнвар-февралендә 66 меңнән артык кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10% ка күбрәк.

2026 елның 18 мартында «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектында катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнә. Гаризаны www.rezervrt.ru сайтында бирергә мөмкин.

Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбе мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр районның «Без әлеге хәтергә тугрылыклыбыз...» хәрби-патриотик җыр фестивалендә өченче урынны алганнар.

Сыра организмга нинди зыян китерә?

«Миссис Приволжский Федераль округ 2026» төбәк фестивалендә төрле төбәкләрдән конкурсантлар катнашты

Алабуга үзен халыкара туристлык сәхнәсендә танытты: Алабуга музей-тыюлыгы хезмәткәрләре MITT (Moscow International Travel & Tourism)  туристлык һәм кунакчыллык индустриясенең дәрәҗәле күргәзмәсендә катнашты.

28 мартта А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда (ТР Милли музее филиалы) язучының тууына 158 ел тулуга багышланган чаралар узачак.

Татар телен һәм әдәбиятын саклау, үстерү, укучыларда иҗатка кызыксыну  уяту максатыннан Татарстан  Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан Федераль университеты белән бергә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен үткәрә. 1


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International