17 мартта Казан Эшмәкәрләр йортында “Чит ил исемнәренә яңа таләпләр: атамалар, брендлар һәм товар билгеләре белән бизнеска нишләргә” дигән түгәрәк өстәл узачак.
Сәламәт гадәтләргә старт буларак атна
Бүгенге көнгә «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык 104 аучылык хуҗалыкларының чикләре турындагы мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү эше уңышлы төгәлләнде.
АДМИНИСТРАЦИЯ ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕННӘН ФАЙДАЛАНУ ҺӘМ РӘСМИЛӘШТЕРҮ ТӘРТИБЕН АҢЛАТА
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 418 мөрәҗәгать кергән. Аларның 302се хәл ителгән, калганнары эштә.
Зәйнетдинова Хәния Вафа кызы 1936 елның 16 мартында Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән. 7 класс белем алган.
Язмыш аны Олы Кибәче егете Фаузетдин белән таныштыра һәм алар гаилә корып яши башлыйлар. Ләкин парлы гаилә тормышы озакка сузылмый, тормыш иптәше яшьли бакыйлыкка күчә. Хәния апа 2 бала белән тол кала. Бу вакытта сугыш ветераны булган кайнатасы әле исән була, аны тәрбияләп соңгы юлга озата.
Хәния апа Кибәче җирлегендә төрле өлкәләрдә хезмәт куя, авыл китапханәсендә җыештыручы булып эшли, фермада дуңгызлар карый. Ат җигеп, һава торышының нинди булуына карамастан, 17 ел шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.
Тормыш авырлыкларына бирешмичә, ялгызы 1 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Хәния апаның 3 оныгы бар, улы Илдус тәрбиясендә гомер кичерә.
Безнең районга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова 2025 ел йомгаклары буенча шәхсән рәхмәт белдерде.
15 март көнне Казан шәһәрендә Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды. Ярышларда Татарстаннан 900 дән артык спортчы катнашты.
Мегафон операторының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге директоры итеп Валерий Борунов билгеләнде. Элек бу вазыйфаны Михаил Русинов биләгән. Ул Идел Буе төбәкләрендә Мегафонның корпоратив бизнесны үстерү департаментын җитәкләде.
16 март шәһәрнең Үзәк паркында Тәтеш район мәдәният йорты белгечләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында «Сәламәтлеккә сөйлибез –әйе!» дигән, сәламәтлек сәгате үткәрделәр.