ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 14 мартында Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф ата-аналар комитеты Олы Кайбычта узган «Бердәм сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабында районыбыз данын яклады! Класс җитәкчесе - Лазарева Л.Н.

 

2026 елның 12-14 мартында «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында «Тыюлыклы Татарстан»тыюлык эше буенча кадрлар мәктәбе узды. Интенсивта республиканың 12 районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан 40 мәктәп укучысы һәм студент катнашты.

Турнир Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия Республикаларыннан спортчыларны җыйды.

2026 елның 15 мартында «Сабантуй» спорт комплексында стендка ату буенча тренер,

СССРның спорт мастеры Алексеев Юрий Владимирович истәлегенә багышланган

спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы кубогының 3 этабы узды. Юрий

Владимирович – үз гомерен ату спортын үстерүгә багышлаган, берничә буын чемпионнар

тәрбияләгән һәм укучыларының йөрәкләрендә онытылмас эз калдырган кеше.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

​Чарада прокуратура, социаль яклау бүлеге, социаль Фонд, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, "Кукмара үзәк район хастаханәсе" ДАССО, "Ватанны саклаучылар" фонды, мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек бүлеге, исәпкә алу бүлеге вәкилләре катнашачак.Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты тораклары.

Гавами сервитут булдыру мөмкинлеге турында хәбәр.

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.42 статьясындагы 3 пункты нигезендә Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» проекты буенча антенна-мачта элемтә корылмасын урнаштыру максатларында түбәндәге җирләргә һәм җир кишәрлекләренә (аларның өлешләренә)карата гавами сервитут билгеләргә мөмкин, дип хәбәр итә:

13 март көнне Оренбургта ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Турнирда Идел буе федераль округының 12 төбәгеннән 150 гә якын спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы биш алтын медаль яулады, ә аның ияләре россия чемпионатында чыгыш ясау хокукына ия булды.

21 мартта Татарстанның Табигый тарих музеенда Бөтендөнья су көнен билгеләп үтәчәкләр.

15 март көнне Казанның «Бустан» спорт үзәгендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Турнир «Время выбрало нас»масштаблы спорт-патриотик фестивале кысаларында узды.

    Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне  кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга  мөмкинлек бирә.

         Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы  мәгълүмат системасында саклана.

          Документны "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинетта алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка автомат рәвештә социаль фонд мәгълүматлары нигезендә формалаша торган уникаль QR-код кушылган.

          QR-код аның хуҗасы турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код уникаль һәм ялганнан сакланган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк.

           Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра:

           "Электрон пенсия таныклыгы - кәгазь документны электрон вариантка алмаштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе ул. Ул гражданнарга һәрвакыт  үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләргә һәм социаль ярдәм чараларына керүне

 

 

 

гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклауны тәэмин итә һәм кулланучылар өчен хезмәтләрдән  максималь уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирә ".

            Электрон пенсия таныклыгын кулланышка кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерүгә, үтә күренмәлелекне арттыруга һәм кәгазьсез документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән.

            Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

            Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).-кодлы электрон пенсия таныклыклары инновацион система буларак Татарстан пенсионерларының тормышын җиңеләйтә

 

         Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне  кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга  мөмкинлек бирә.

         Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы  мәгълүмат системасында саклана.

          Документны "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинетта алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка автомат рәвештә социаль фонд мәгълүматлары нигезендә формалаша торган уникаль QR-код кушылган.

          QR-код аның хуҗасы турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код уникаль һәм ялганнан сакланган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк.

           Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра:

           "Электрон пенсия таныклыгы - кәгазь документны электрон вариантка алмаштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе ул. Ул гражданнарга һәрвакыт  үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләргә һәм социаль ярдәм чараларына керүне

 

 

 

гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклауны тәэмин итә һәм кулланучылар өчен хезмәтләрдән  максималь уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирә ".

            Электрон пенсия таныклыгын кулланышка кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерүгә, үтә күренмәлелекне арттыруга һәм кәгазьсез документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән.

            Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

            Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International