ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2026 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында патрульлек иткәндә, зур көтү соры кыр тавыкларын очратканнар.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Әлмәт территориаль органы һәм Роспотребназор белгечләре Бөгелмәнең «Радуга» социаль үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашу үткәрделәр. Экспертлар кулланучылар хокуклары, сыйфатсыз товарларны кайтару үзенчәлекләре, дәгъваларны рәсмиләштерү һәм интернет-шопинг куркынычлары турында сөйләделәр. Катнашучыларга файдалы белешмәләр һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

ТР Дәүләт экспертизасы ел саен үткәрелә торган «Лучший сметчик» XIII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре мәктәп укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча технологияләр ярдәмендә кыргый табигать дөньясы белән таныштырдылар. Бинадан чыкмыйча гына, балалар урманга килеп эләккән кебек булдылар һәм хайваннарны гадәти булмаган ракурстан күрделәр – барысы да VR‑күзлек ярдәмендә. Бу инновацион алым әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен бик яхшы мотивация булды.

Мәскәүдә MITT туризм һәм кунакчыллык индустриясенең 32 нче халыкара күргәзмәсе уза. Татарстан Республикасы регионның туристик потенциалын Visit Tatarstan берләштерелгән стендында тәкъдим итә, ул музей-тыюлыклардан алып эре туроператорларга кадәр 40ка якын компанияне берләштергән.

Гыйнвар аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре 15 нче мәктәпнең кече сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм товарларның сыйфатының әһәмияте турында дәрес үткәрделәр. Бүген балалар кунакларны «кулланучы хокуклары» темасына ясалган рәсемнәре белән сөендерергә булдылар, белгечләргә үзенчәлекле һәм җылы рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә "барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм  пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк" дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.

  

Бөек Ватан сугышы башланганда Сания Сафи кызына нибары 11 яшь була

Әтнә районының Каенлык мәктәбендә «Кулланучы хокуклары» темасына класс сәгате узды. Дәреснең максаты-балаларны үз хокукларын кечкенәдән аңларга һәм кулланырга өйрәтү, чөнки укучылар онлайн продуктлар һәм товарлар сатып алу белән очраша.

Балалар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законы нигезләрен белделәр, товарларны кире кайтару кагыйдәләре турында роликлар карадылар. Аларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, кайнар линия телефоннары белән буклетлар һәм истәлекле сувенирлар тараттылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International